Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар интернеты нигә сүнде, БДИдан ник куркабыз, Америкадан кунакка кайткан татар яшьләренә өмет бармы? Алсу Исмәгыйлевадан күзәтү

Татар теле дәресләрен бетерү вазгыяте татар интернетына ничек тәэсир итә? БДИда нигә дорфалык хөкем сөрә? Августта узачак татар яшьләре форумында нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева күзәтүен укыгыз.

news_top_970_100
Татар интернеты нигә сүнде, БДИдан ник куркабыз, Америкадан кунакка кайткан татар яшьләренә өмет бармы? Алсу Исмәгыйлевадан күзәтү

Татар Интернеты - җуелган бүләкме?

Татар дөньясы мәрхүм публицист, продюсер Илфак Шиһаповны сагына. 31 май көнне аның дөньядан киткәненә бер ел булды. Илфак Шиһапов турында истәлекләрне барлаганда, аның 2012 елда китап яза башлаганы ачыкланды. Язылып бетмәгән бу китап журналист Рәмис Латыйповта сакланган. Ул аларның уртак идеясе, уртак иҗаты: әсәр эпистоляр жанрда, Илфак белән Рәмиснең уртак темага фикерләр язышуыннан гыйбарәт.

Илфак Шиһаповны искә алу көнендә бу китаптан бер өзек “Интертат” электрон газетасында чыкты. Беренче тема - татар Интернеты үсеше. Илфак Интернетта татарча сайтлар, блоглар, төркемнәр ачарга өнди, татарларны Интернетта бары тик татарча язарга чакыра. “Интернет, теләсә кайсы милләт өчен - зу-у-ур бүләк ук. Тик без аны кулланмыйбыз. Контент, ягъни блогны тутыру өчен язмалар төрле булырга мөмкин. Теләсә нәрсә булсын - тик татарча гына булсын. Әгәр дә, Интернетта актив булган 300 мең татарның йөздән бере генә шулай итсә дә, 3 мең татарча блог булыр иде - рәхәтләнеп укыр идек үз телебездә!” - дип язган мәрхүм Илфак Шиһапов. Аңа кушылып, Рәмис Латыйпов: “Бүген татарча сайтлар ясар өчен бернинди чикләү юк. Татар Интернеты гербтагы Мырауҗан кебек – тәпиен дә күтәргән кебек,  ләкин бер дә йөгерәсе килеп тормый”, - дип өстәгән.

Бу - 2012 елда язылган сүзләр. Инде 2018 елга кадәр яшәдек, татар интернеты күпмедер дәрәҗәдә үсте дияргә дә буладыр. Әмма тагын да үсәчәк дип фаразларга алынмыйм. Дөресен генә әйткәндә, татар Интернетын күзәтеп баручыларның күңелендә бүген шом. Һәм аның сәбәбе менә нәрсәдә.

Әгәр дә бүген шагыйрь я язучы әсәрен, җыр сүзләрен, мәкальләрне Интернеттан табыйм дисәгез, һичшиксез, татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайтына килеп керәчәксез. Татар Интернеты үсешенә иң күп өлеш керткән шәхесләр - татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Моны татнет белгече Раил Гатауллин да әйтте. Укытучыларның һәрберсе диярлек заманында үз сайтын булдырган иде - сайт аша укытучылар бер-берсе белән элемтәдә булды, тәҗрибә уртаклашты, үзләрен камилләштерде. Һәрберсенең сайтында эш планнары, ачык дәрес сценарийлары, әдәби әсәрләр, шигырьләр, видеолар, аудиоязмалар урнаштырылган. Без - татар журналистлары да, татар бәйрәмнәренә әзерләнүчеләр, татар шәхесләренең иҗаты белән кызыксынучылар шул сайтлардагы мәгълүматны кулландык. Бу бик уңайлы иде.

Үткән заманда язарга мәҗбүрмен, чөнки укытучылар, мәктәпләрдә татар теле дәресләре бетерелгәч, сайтларын алып барудан туктадылар диярлек (мисалларны аста скриншотларда карагыз: соңгы язмалар татар теле дәресләренең “кара чоры”на кадәр, октябрь-декабрьдә куелган килеш).



Укытучыларга хәзер сайтлар кирәкми, чөнки “татар теле һәм әдәбияты укытучысы” дигән төшенчә дә архивта калды, хәзер укытучыларның бер өлеше “родной язык” укыта, ә икенче өлеше, переквалификация үтеп, башка фәннәрне укытуга күчте. Татар теленә багышлап ачылган сайтларын алып барырга күңелләре үсми хәзер.

Ә башка таяныр кешеләребез дә юк.

Укытучылар сайтларын алып барудан туктау белән татар Интернеты үсеше дә тукталды. Татарча газета-журналлар сайтлары гына татар Интернет кулланучысының ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Ә ихтыяҗ бар: халык Интернетта күпләп татарча контент эзли. Хәзергә бар өмет тә, бар куркыныч та - шул ихтыяҗда. Ихтыяҗ канәгатьләндерелсә - үсеш, канәгатьләндерелмәсә - үлеш булачак. Мисаллар бар: әйтик, татар телевидениесендәге балалар тапшырулары тамашачыларны канәгатьләндерә алмаганлыктан, балалар русчага күчте. Шул ук хәл китаплар, кино, матбугатта...

БДИ: суы белән бергә баласын да түгәбез

Мәктәпләрдә БДИ башланды. Бу имтиханга әле дә күнегеп булмый бит, иптәшләр. Мәктәптә укучы баласы булган һәр ата-ана БДИдан ун ел алдан курка башлый. Имтиханнан шул дәрәҗәдә курку тагын кайда бар икән, беләсе иде.

БДИ - югары уку йортларында коррупцияне юк итү максатыннан уйлап чыгарылган әйбер. Россиядә проблемаларны хәл итү ысулының бер үрнәге ул. Бездә бит һәр нәрсә гади генә хәл ителә: суы белән бергә баласын да түгәләр. Әйтик, террорчылар белән көрәшә алмыйбыз - әйдә шуңа Телеграмны тыябыз. Татар телен өйрәнәсе килми - әйдә дәресләрне тыябыз. Түрәләрнең ришвәт алуын җиңеп булмый - әйдә балаларга БДИ уйлап чыгарабыз. Катлаулы булсын, курыксыннар, тентү үткәреп кертик, эчке киемнәренә кадәр тикшерик - балалар хәрәмләшә күрмәсен, имеш.

Бер проблеманы хәл итәбез дип, бер өер яңа төрле проблемалар барлыкка китерүдә без оста инде. Сүз дә юк - имтихан булырга тиеш. Ләкин ул шулкадәрле куркыныч булырга тиешме соң? Мәктәп яшендәге баласы булган ата-аналарның БДИ турында сөйләгәнен тыңлап торсаң, сүз яшәү белән үлем арасында тартышу турында бара диясең.

Менә быел да БДИдан репортаж язарга барган хезмәттәшләрем тәртип һәм регламент сакчыларының балаларга карата дорфа кыланмышын күреп кайтты. Имтиханга кергәндә тентү, баланың җебенә кадәр тикшерү, теңкәсенә тию… Балаларга ышанмавыңны ачык һәм законлы рәвештә күрсәтү өчен менә дигән очрак, шулай бит? Бала әле бернәрсә дә эшләмәгән, ә мөнәсәбәт - җинаятьчегә кебек. Үзенә ышанмауларын күргән баланың күңелендә ни икән?

Бөтендөнья татар яшьләре форумы авыл яшьләрен да күрерме?

Быел август аенда Казанда чираттагы мәртәбә татар яшьләре форумы үтәчәк. Дөньяның төрле почмакларыннан йөзләгән егетләр-кызлар Казанга җыелып, дуслашып, бергәләп күңел ачачак һәм, бәлки, уртак проектлар турында килешәчәк.

Бу уңайдан шагыйрь Роберт Миңнуллинның әйткән сүзе искә төште: “Чит төбәк татарлары “Туган тел”не җырлыйлар, өчпочмак ашыйлар, түбәтәй киеп йөриләр. Ләкин бит татар язмышын алар хәл итми. Татарның язмышын Татарстанда һәм Башкортстанда, һәм күрше тирәдәге Чуашия, Самара, Удмуртия һ.б. берничә өлкәдә хәл итәләр. Үзебездә хәл ителсә, татар яшәячәк. Ә читтәгеләргә бернинди ышаныч та юк”, - дигән иде ул. 

Хәзерге вазгыятьтә безгә үзебездәге татар яшьләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Алар районнарда, авылларда, Татарстаныбызның олы һәм кечкенә шәһәрләрендә үзләренең татар милләте өчен кадерле булуларын да тоймыйча көн күрәләрдер. Аларны барлап, аларның милли аның үстерү хәзер - төп бурыч. Татарларның киләчәген алар билгеләячәк.

Быел татар яшьләре форумында Татарстаннан яшьләрне күп күрермен дип өметләнәм. Татарстанның, димәк, татар дәүләтенең дә кадр резервы шулардан тупланачак. Америкадан кунак булып кайткан татарлардан түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100