Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар-информ»га – 35: «Безнең эш принциплары үзгәрешсез кала»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 35 ел дәвамында үз укучыларына Татарстанның яңа тарихы турында сөйли. Бу датаны билгеләп үткәндә, әлеге мәкаләдә без агентлыкның нинди юл үтүе һәм укучыларга нинди хәбәрләр җиткерүе турында язабыз.

news_top_970_100
«Татар-информ»га – 35: «Безнең эш принциплары үзгәрешсез кала»
Фото: "Татар-информ", Рамил Гали

6 июньдә безнең мәгълүмат агентлыгы үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Бер яктан, дата бик түгәрәк тә түгел, һәм анда тукталмыйча, алга таба баруны дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Өстәвенә, 6 июнь – Россия халкы Пушкин көнен билгеләп үтә, ә мөселманнар өчен быел – Корбан бәйрәме. Икенче яктан, без сезнең белән борылыш чорында яшибез. Тарихның шундый ук күчеш мизгелендә булдырылган медиа буларак, бу вакыт эчендә үзебезнең эшне карап чыгу һәм кайбер нәтиҗәләр ясау теләге туды.

Баш мөхәррир Ринат Билалов бүлмәсендәге киштәдә КПСС Татарстан өлкә комитеты бюросының «Татар-информ»ны булдыру турындагы карары тора. Ул агентлыкның нинди борылыш мизгелендә барлыкка килүе турында сөйли. Өлкә комитеты бюросының беренче секретаре вазыйфасында булган Минтимер Шәймиев 1990 елның июнендә әлеге документка кул куя, тагын бер елдан – 1991 елның июнендә ул Татарстанның беренче Президенты итеп сайлана.

Хәзер, күпме еллар узгач, республика җитәкчелегенең бу адымы дөрес һәм акланган булуы күренә. «Татар-информ»га һәрвакыт зур җаваплылык йөкләнә, ул баштан ук мәгълүмат витринасы буларак түгел, ә фактлар белән тәэмин итүче һәм республика идеяләрен һәм проектларын җиткерүче буларак уйланыла.

Асылда, бу вакыт эчендә «Татар-информ» яңа Татарстанның елъязмачысы булды, аның сәясәт, икътисад, мәдәният, рухи тормыш, спорт, халыкара багланышлар өлкәсендәге барлык төп вакыйгаларын һәм алда торган тенденцияләрен аудиториягә җиткерде. 35 ел эчендә Татарстанның җитди үзгәрүен һәм безнең мәгълүмат агентлыгының аның белән бергә үсүен күрәбез.

Универсиада-2013нең ябылу тантанасы

Фото: © «Татар-информ»

Без барлык төп халыкара чараларда – Бөтендөнья татар конгрессы съездларында, Казанның 1000 еллыгында, 2013 елгы Универсиадада, Су спорты төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионатларында, БРИКС саммитында, 16 тапкыр узган «KazanForum»да актив эшләдек. Бу вакыт эчендә агентлык һәр көнне мәгълүмат җиткерде, безнең электрон архивта чыннан да Татарстанда булган барлык вакыйгалар турында диярлек язмалар җыелган. Бу – шул исәптән фотобанк та, анда 2017 елдан бирле генә дә 1,5 миллион фотография тупланган.

Әлбәттә, безнең эштә 1990 елдан бирле күп нәрсә үзгәрде. Элек «Татар-информ» составында берничә басма газета чыкты. Кәгазьгә бастырылган яңалыклар тупланмасы кулланучыларга автотранспорт белән таратыла иде. Вакыйга урыннарыннан мәгълүматны журналистлар редакциягә телефон аша җиткерәләр, ә интервьюны блокнотларга язалар иде. Редакция Казанда зур тарихка ия биналарда урнашты: мәсәлән, аның беренчесе – архитектура истәлеге булган Александровлар пассажы.

Фото: ©«Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шуннан бирле безнең тарафтан җитештерелә торган мәгълүмат күләме дистәләрчә, бәлки, йөзләрчә тапкыр артты. «Татар-информ» зур булмаган коллективтан башланып китте, ә бүген ул – республикада һәм аннан читтәге аудитория өчен мөһим темаларны яхшы белгән хәбәрчеләр һәм мөхәррирләрдән торган зур команда. Бу турыда без ышаныч белән әйтәбез, чөнки Татарстаннан читтә яшәүче аудиториядән күп кайтавазлар алабыз.

Әмма иң төп аерма шунда: хәзер мәгълүматны табу һәм җиткерү процессы бөтенләй башкача башкарыла. Бүгенге көндә «Татар-информ» – электрон массакүләм мәгълүмат чарасы гына түгел, ә рус һәм татар телләрендәге төп сайтлар, проектларыбызның сайтлары, социаль челтәрләрдәге төркемнәр, видеохостинглардагы каналлар – мәгълүмат җиткерүнең тулы бер конгломераты. Бүген без ясалма фәһем мөмкинлекләрен актив кулланабыз, максатчан аудиториябез мәгълүмат ала торган төп мәйданчыкны тәшкил иткән Телеграм-каналларны үстерәбез. Һәм, әлбәттә, басманың журналистлар һәм редакторлар коллективы даими камилләшә – мөстәкыйль рәвештә дә, укыту курсларында да.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Соңгы елда «Татар-информ» сайты материалларын 13,7 млн уникаль кулланучы укыды, караулар саны 50 млн га җитте – «LiveInternet» версиясе буенча, тотрыклы рәвештә Татарстанның иң күп укыла торган басмалары өчлегенә керәбез. Соңгы 4 елда мәгълүмат агентлыгы «Медиалогия» рейтингында цитаталары китерелү буенча республикада 3 тапкыр беренчелеккә чыкты. Былтыр да, быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча да без цитаталары иң күп китерелгән мәгълүмат чарасы булдык. Социаль челтәрләрдә рус телле ресурсларга язылучылар саны 783 меңгә җитте, татар телле ресурсларга язылучылар саны 725 меңгә җитте (барлыгы – 1,5 миллионнан артык).

Редакциянең һәм безнең мәгълүмат ресурсларының икетеллелеге – «Татар-информ»ның төп үзенчәлекләренең берсе һәм конкурентлыкта зур өстенлеге. Эш безнең текстларны «ике якка да» тәрҗемә итә алуыбызда гына түгел. «Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе журналистлары массакүләм мәгълүмат чараларында сирәк тәкъдим ителә торган, эксклюзив темаларны яктырта: татар шоу-бизнесы, театр, кино, авыл тормышы һ.б. Болар барысы да безнең уртак контентны да, редакция эчендәге бәйләнешләрне да баета. Ике редакция журналистлары да бер бүлмәдә бергә эшлиләр.

Фото: © Мария Ефремова

Әлбәттә, безнең эштә илдәге бүгенге тормышның асылын тәшкил итүче темаларга басым ясала. Без махсус хәрби операция темасын актив яктыртуны дәвам итәбез. Бу - махсус хәрби операциядәге Татарстан хәрбиләре дә, Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрен торгызу буенча республика башкарган эшләр дә, оешмалардан, предприятиеләрдән һәм битараф булмаган халык тарафыннан гуманитар йөкләр формалаштыру да, иҗат коллективларының һәм дин әһелләренең Донецк Халык Республикасына һәм Луганск Халык Республикасына сәфәрләре дә, гомумән, җәмгыятьтә патриотик күтәрелеш темасы да. «Татар-информ» журналистлары да берничә тапкыр чик буе районнарына барды: Светлана Белова һәм Кирилл Гомәров бу хакта репортажлар сериясен яздылар, ә Равил Мөкминов берничә фильм төшерде. Быел патриотик тематика Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган проектлар һәм материаллар белән тулыландырылды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шул ук вакытта «Татар-информ» – яза һәм төшерә торган медиа гына түгел. Без республикада турыдан-туры фикер җиткерү мөмкинлеген бирә торган зур мәйдан – агентлык көн саен дәүләт структуралары, эшлекле, фәнни, мәдәни, дини, спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында берничә матбугат конференциясе уздыра. Республика һәм аның халкы өчен эшләүче һәркем эшләре хакында бездә сөйли ала.

«Татар-информ» беренче көннәреннән үк заман рухына туры килергә тырыша. Шул ук вакытта безнең эш принциплары 35 ел дәвамында үзгәрешсез кала. Ул республиканың күп кырлы тормышы турында бары тик тикшерелгән мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Ягъни без бары тик югары профессиональ җитәкче һәм журналистлар буыны тарафыннан нигез салынган сыйфат стандартларына таянып, тикшереп расланган мәгълүматны гына язабыз.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Һәм безнең редакция төрле өлкәләрдә зур карьера ясаган күп кенә хезмәттәшләребез өчен мәктәп булды. Аның аша йөзләгән кеше үтте, аларның күбесе агентлыкта башкарган бурыч белән – республиканың үсеше турында сөйләп, тормыш юлыннан атлавын дәвам итә.

Шуңа күрә бүген без «Татар-информ»да 1990 елдан бирле эшләгән, редакцияне оештырган һәм беренче состав традицияләрен дәвам иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Тагын бер кат ассызыклап үтик: безнең журналистика стандартлары үзгәрешсез, һәм алар киләсе 35 елда да шулай калыр, дип өметләнәбез.

«Татар-информ» редакциясе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100