Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар-информ» журналистлары Донбасста: фронт янындагы Лисичанск халкы ничек көн күрә?

«Татар-информ» журналистлары Светлана Белова һәм Михаил Захаров фронт буендагы Лисичанскида булып, җирле халыкның ничек яшәвен үз күзләре белән күреп кайтты.

news_top_970_100
«Татар-информ» журналистлары Донбасста: фронт янындагы Лисичанск халкы ничек көн күрә?
Луганск Халык Республикасы чигендә хәзер таможня юк
Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Татар-информ» фронт буендагы Лисичанскида булып, җирле халыкның ничек яшәве, кайчандыр бик матур булган бу шәһәрнең хәзер нинди хәлдә булуын үз күзләре белән күреп кайтты. Әле кичә генә монда сугыш булган һәм канлы кулларын һаман сузарга тырыша, шушы җирләргә әкренләп тыныч тормыш кайта башлавы турында булыр Донбасска командировкадан әзерләнгән репортажның беренче өлеше.

Фронт линиясенә көннән-көн якынрак

Луганск Халык Республикасы чикләренә якынлашканда, әйберләр күтәргән һәм камуфляждан булган ирләрнең күплеге күзгә ташлана. Кемдер Луганск ягына атлый, кемдер, киресенчә, аннан бу якка. Таксистлар кайнаша: кемнедер китерә, алып китә, илтеп куярга тәкъдим итә.

Кибет һәм кафелар урнашкан гади мәйдан диярсең, бары тик хәрби киемле ирләрнең күп булуы гына каядыр якында сугыш баруы турында искә төшерә.

Кайчандыр монда Украина белән ике арадагы чик иде, соңрак – Луганск Халык Республикасы белән. Монда инде таможня юк, бары тик үткәрү һәм тикшерү пункты гына. Ләкин таможняның бөтен биналары да бар. Узучыларның паспортларын, төягән әйбер-багажларын тикшерәләр. Бик ныклап. 

Урамнарда Россиягә рәхмәт сүзләре һәм анда яшәүнең өстенлекләре язылган баннерлар күп.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Чикне үтүгә беренче очраган торак пунктта ук урамнарда Россиягә рәхмәт сүзләре һәм анда яшәүнең өстенлекләре турында – илнең үз гражданнарын яклавы, социаль ярдәм һәм икътисади программалар, Россия паспортын алу тәртибен өйрәткән баннерларның күплеген искәрәм, ә янәшәдә – корал кибетләре рекламалары.

Гомумән алганда, фронт буе шәһәрләре бер-берсенә охшаган. Атышлардан әйбәтрәк сакланганы 90нчы еллардагы Казанны хәтерләтә. Луганскида, мәсәлән, кара-каршы килүче трамвай юллары арасындагы рельсларда машина парковкалары күзгә ташлана. Монда трамвайлар йөрми, машина йөртүчеләр, нигә буш урын әрәм ятарга тиеш, дип уйлаган һәм анда тимер атларын калдыра башлаганнар.

Луганскида машиналарны кара-каршы килүче трамвай юллары өстендә калдыралар, трамвайлар монда барыбер йөрми.

Фото: © Светлана Белова / «Татар-информ»

Фатир арендалау бәяләре нык «тешләшә», белгән кешеләр сүзләренә караганда, бер тәүлеккә яшәр урын 4-5 мең сум тора икән.

Без Лисичанск ягына юнәләбез. Әкренләп караңгы төшә, һәм юлларның бөтенләй яктыртылмавы ачыклана. Юл читендәге бистәләрдә урам фонарьлары булмавы да, йортларда ут янмавы да гаҗәпкә калдыра. Озатып йөрүчебез ул йортларның бер өлеше ташланган, ә калганнарының тәрәзәләре яктылык үтмәслек итеп капланганын аңлата – караңгыда кайда кешеләр яшәвен чамалап та булмый.

Юл уңаенда әледән-әле блокпостлар очрый, 15кә җиткәч, санаудан туктыйм. Һәрберсендә документларны тикшерәләр. Без фронт линиясенә якынаябыз.

Лисичанск ягына юнәләбез.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Җимерек йортлар һәм Лисичанскиның буш урамнары

Шимбә иртәсендә Лисичанскига килеп җитәбез. Беренче ноктабыз – шәһәр администрациясе. Урам һәм йорт санын беләбез, ләкин бер генә навигация кушымтасы да аны таба алмый: монда мобиль интернет бөтенләй юк, хәтта җирле сим-картларда да. Һәм әгәр Россиядә – челтәргә тоташкан чагыңда – офлайн эшләүче карталарны йөкләргә башың эшләмәгән икән, юлны бары тик хан заманындагы ысул белән генә – ара-тирә очраган кешеләр янына туктый-туктый, алга таба юлны сорый-сорый гына барып табарга мөмкин. Без нәкъ шулай эшләдек тә.

Урамнар аша үткәндә, бу шәһәрнең кайчандыр тыныч тормышта бик матур булганлыгына игътибар итәм: фасадлары нәфис итеп сылап бизәкләнгән ике-өч катлы йортлар күп монда.

Лисичанск кайчандыр тыныч тормышта бик матур шәһәр булган.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Администрация бинасына килеп җитәбез, анда Татарстанның вице-премьеры Евгений Варакин белән очрашу билгеләнгән. Татарстаннан Лисичанскига килүче бар төрле ярдәм өчен тулысынча ул җаваплы. Ярдәмчесе белән шалтыратышып сөйләшәбез, безне килеп алырга вәгъдә бирәләр. Сөйләшү барышында Татарстан вәкилләренең шәһәр администрациясе рәсми бинасында утырмаулары ачыклана – куркынычсызлык монда беренче урында.

Алырга килүләрен көткән арада, шул тирәдәге урамнарны карап йөрибез. Сугыш күреп ияләнмәгән кешегә карар нәрсә күп – йорт һәм административ биналарның күбесе атышлардан соң җимерек хәлдә.

Бу бина урам як ишеге биек колонналар белән бизәлгән мәдәният сарае булган, атышлар вакытында нык зарарланган.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Биш катлы йортлардан тәрәзә урынына сукыр бушлык ыржайган. Ни түбәсе, ни ишекләре, ни тәрәзәләре булмаган йорт янына киләм. Әйләнеп чыккач, аның кайчандыр биек колонналар белән бизәлгән мәдәният сарае булуын аңлыйм. Бер генә мизгелгә, картаюы сәбәпле, бу бинаны сүтәргә әзерләгәннәр кебек тоела. Ләкин кара янган диварлар бөтенләй башканы сөйли: ниндидер атыш вакытында аңа мул гына өлеш чыккан. Шулай ук, янәшәсендәге башка зур һәм кече корылмаларга да.

Җимерек шәһәр уртасында мәңгелек ут януы бик сөендерде.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Урам башында монумент күренә. Якын килүгә, аның Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл икәнен аңлыйм, аяк очында – мәңгелек ут. Янып тора! Башымнан мизгел эчендә уйлар үтте: ким дигәндә, бу күренеш шәһәрдә газ бар икәнлеген сөйли, күп дигәндә – монда Хәтер яшәвен.

Урамда кешеләр юк, күзгә бу нык ташлана.

«Куллану чоры тәмамлануын аңлау белән, бар да үзгәрәчәк»

Татарстан вице-премьер ярдәмчесе белән очрашабыз, артыннан кузгалабыз. Куркынычсызлыкны саклау максатыннан, кая килүебез турында язып тормыйм.

«Татар-информ» Татарстан Республикасы вице-премьеры Евгений Варакин белән әңгәмә кора алды, хәзер ул материал публикациягә әзерләнә, тиздән сайтта дөнья күрәчәк.

Евгений Варакин: «Куллану чоры тәмамлануын аңлау белән, бар да үзгәрәчәк».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Шулай да, фронт буе Лисичанск шәһәре турында сөйләгән хикәятебезнең бу өлешендә Евгений Варакин авызыннан берничә мәртәбә яңгыраган төп фикерләрнең берсен җиткерергә телим: «Куллану чоры тәмамлануын аңлау белән, бар да үзгәрәчәк», – ди ул.

Без Евгений Варакин белән әңгәмә корган бинаның беренче катында кеше бик күп иде. Нәрсә бу, дип соравыбызга, табибларның җирлек балаларын карауларын әйттеләр. Озак вакытлар балаларның табибларга, бигрәк тә тар белгечлек табибларына күренү мөмкинлеге булмаган. Татарстан балаларга медикларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеген оештырган.

Балаларның озак вакытлар табибларга күренү мөмкинлеге булмаган.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Мондагы балалар нәрсәдән курка?

Нәни сабыйлардан алып яшүсмерләргә кадәр төрле яшьтәге балалар, күбесе әниләре белән бергә чират торып, табиб өстәле янына килә. Хатын-кызлар янына килеп, сораулар бирәм, журналист икәнемне белүгә, күбесе җавап бирүдән баш тарта. Куркалар, дип аңлата озатучыларыбыз.

Бер яшь әни сөйләшергә ризалык бирә. Юлия исемле икән, 7-8 яшьлек кызы белән килгән.

«Безне мәктәптән җибәрделәр. Әлегә башка поликлиникаларга бару мөмкинлеге юк, балалар табибыннан башка белгечләр юк. Бу – дөрес диагноз куя һәм дөрес дәва чарасы билгели алучы белгеч табибларга күренүнең бердәнбер юлы. Ә болай... кызганыч, күп табиблар китеп барды», – ди Юлия.

Лисичанск балалары Россиянең теләсә кайсы башка шәһәрендәге балалар белән ике тамчы су кебек охшаш, күз карашлары гына үз яшьләреннән күпкә өлкән.

Берничә балада бер үк төрле җылы спорт костюмнарына игътибар итәм. «Җирле балалар өчен моны Татарстан текте», – дип аңлата ТР вице-премьер ярдәмчесе Сергей Сорокин.

Раушан – Чаллыдан оториноларинголог. Лисичанскида ноябрьдән бирле эшли.

Татарстанга караганда, монда климат шартлары әйбәтрәк, шуңа күрә колаклары авыртучы, маңкалы балалар аз.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Минем профиль буенча, балалар ярыйсы ук сәламәт, климат шартлары монда бездәгедән яхшырак бит. Колаклары авырткан, маңкалы балалар монда аз. Ләкин инде азган патологияләр дә очрый, мөгаен, әти-әниләренең игътибарсызлыгы аркасындадыр. Луганск өлкәсендә, мәсәлән, табиблар бар, ә Лисичанскида белгечләр булмау аркасында да чирләре аза», – дип аңлата Раушан.

Егет Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанга өенә кайтып килүен, өйдә бар да әйбәт икәнен, ләкин, күпме кирәк булса, Лисичанскида шулкадәр эшләячәген сөйли.

«Өйдә булдым, өчпочмак ашадым, монда бәлеш алып килдем, коллегаларны сыйладым. Һәркем үз өеннән үз тәмле ризыгын алып килә, дип сөйләштек. Ышанып, мине монда җибәрүләре өчен, үземнең җитәкчеләремә рәхмәт әйтергә телим», – дип елмая Раушан.

Елмаеп кына торучы яшь психолог Юлия белән сөйләшәм: «Лисичанск балалары – нинди алар?»

Балаларның үз үзенчәлекләре бар, борчулардан нервылары какшаган.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Монда без гадәти балалар белән очрашабыз. Әлбәттә, үзенчәлеклеләр. Күп борчулардан нервылары какшаган. Бер өлеше – тавыш тәэсиреннән (атышлар. – «ТИ» искәрмәсе). Ләкин безнең психикабыз шундый итеп корылган – ул безне кайгырта. Кеше ситуациягә ияләшә. Сораганда, бар да яхшы, дип җавап бирәләр. Очкыч тавышлары ишеткәндә, ярый әле безгә түгел, дип уйлыйлар да, алга таба йоклауларын дәвам итәләр. Хәтта мондый тормыш рәвешенә дә адаптация бар», – дип сөйли Юлия.

Юлия дә Лисичанскида беренче генә ай түгел. Балаларга да, әти-әниләренә дә ярдәм итәргә туры килә, ди.

«Нәрсәдән куркалар, дип сорыйсың. Бернәрсәдән дә курыкмыйлар, бәлки, шул караңгылыктан гынадыр. Мәсәлән, 7-8 яшьлек балаларның күзаллаулары бик нык үскән була. Әмма монда алар безнең балалар нәрсәдән курыкса, шуннан ук курка – монстрлардан һ.б. Барысы да үз яшенә хас рәвештә. Куркыныч тормыш хәлләренә алар дөрес җавап кайтарырга өйрәнгән», – дип сөйли психолог.

Юлия сүзләренә караганда, шәһәрдә бар да стабильләшкәч, тулысынча тынычлык урнашкач, балаларның да бар да тәртипкә киләчәк.

«Кешеләрдән: «Монда ничек яшисез?» – дип сорагач, «Безнең бар да әйбәт!» – дип җавап бирүләре гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Бу – кеше психикасының теләсә нинди ситуациягә дә яраклаша алу мисалы. Алар монда сусыз, җылылыксыз, электрсыз яшиләр, ләкин сынатмыйлар, җайлашалар һәм яшиләр, шундый чикле шартларда да рәхәтлек ала беләләр», – дип нәтиҗә ясый Юлия.

Кайчандыр бу бина берничә бүлекле үзәк медицина учреждениесе булган.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Табиблар җитми, ләкин яшәргә һәм

якты, игелекле эшләр эшләргә тырышабыз»

Хастаханә бинасы янына киләбез. Ул кайчандыр берничә бүлекле үзәк медицина оешмасы булган. Монда катлаулы операцияләр ясаучы күз табибы да, кардиология һәм геронтология бүлекләре дә булган. Анда 3 меңләп кеше хезмәт куйган.

Әңгәмәдәшем – элек экстрен һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеген җитәкләгән Константин Смалий. Бүген ул – баш табибның хирургия буенча урынбасары.

«Мин – ортопед-травматолог, бүлек җитәкчесе идем. Минем бүлектәге хезмәткәрләрнең 100%тан чама белән 99%ы, бәлки аз гына кимрәктер, шәһәрдән китте. Санасаң, бөтен хастаханәгә 300гә якын кеше, хәзер алар монда 30дан артыграк. Болар – терапевтлар, гинекологлар, ике ортопед-травматолог, бер хирург, ике балалар табибы. Татарстан табибларының монда килеп ярдәм итүе, безнең пациентлар белән эшләве – бик шәп», – дип сөйли Константин Смалий.

Татарстан Лисичанскига җылыткычлар белән дә ярдәм иткән, хәзер алар белән хастаханәләрне җылыталар.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Бүлеккә керәбез, ярыйсы ук җылы. Сүз уңаеннан, температура түбән булмаса да, тышта салкын – җелеккә үтүче җил исә. Ә монда, бүлектә, уңайлы.

«Безгә Татарстан җылыткычлар белән ярдәм итте. Тавыш ишетәсезме? Бу – дизель белән эшләүче җылыткычлар. Безнең монда стационарда да, балалар бүлегендә дә тора алар, поликлиника да җылытыла, җылыткычларны бик күп алып килделәр. Буржуйкалар да китерделәр, ләкин аларын хастаханәгә куймыйбыз – һава яхшы җилләргә тиеш. Җылыткычлар белән җиңеп чыгабыз, Аллага шөкер!» – дип аңлата баш табиб урынбасары.

Без кергән бүлек экстрен ашыгыч ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Анда хәзер, чама белән, 60лап кеше ята.

«Хәзер ситуация шундый: тышта салкын һәм дымлы, кешеләрдә чир көчәя торган вакыт. Нигездә, бу – өлкәннәргә кагыла».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Безнең пациентларыбыз – нигездә, шикәр, кан тамырлары чирләре, бигрәк тә, аяклар белән интегүчеләр. Хәзер бигрәк тә салкын һәм дымлы вакыт, кешеләрнең чирләре көчәя. Алар, нигездә, өлкәннәр. Яраланып килүчеләр дә бар, йөрәк-кан тамырлары чирләре белән дә, инсультлылар да. Безгә хәрби докторлар, Татарстаннан килгән табиблар ярдәм итә. Сезнең белгечләр белән зурларга да, балаларга да диспансеризация үткәрәбез, алар безгә, чынлап та, бик зур ярдәм күрсәтә. Үз белгечләребез җитми. Исән калырга гына түгел, игелекле, якты эшләр дә эшләргә тырышабыз», – дип елмая Константин Смалий.

Авыр хәлдәге пациентларны, Луганск Халык Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү нигезендә, Луганск республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Ләкин анда хәзер бүлекләр шулай ук, билгеле сәбәпләр аркасында, туп-тулы, дип билгеләп үтә баш табиб урынбасары.

Константин Смалий: «Исән калырга гына түгел, игелекле, якты эшләр дә эшләргә тырышабыз».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Татарстан волонтерлары исә монда безнең пациентларга ашарга әзерли. Бик нык булышалар, ашаталар. Безнең ашарга пешерер өчен бернинди шартлар юк хәзер. Татарстанлылар аш әзерли, безнең транспорт әзер ризыкны барып ала һәм безнең авыруларга китерә», – дип сөйли Константин Смалий.

Шулай ук, татарстанлылар бинаның җимерелгән урыннарын төзекләндерүдә ярдәм итә, дип сөйли табиб: балалар бүлеге һәм йогышлы чирләр хастаханәләрен, мәсәлән.

«Бөтенесе дә фронт линиясенең шәһәрдән кайчан һәм күпмегә ерагаюына бәйле булачак, – дип нәтиҗә ясый Константин Смалий. – Әлегә исә атышлар һаман дәвам итә, кешеләр һаман да курка».

«Казаннан беренче фуралар килгәндә, мин еладым»

Татарстанда Лисичанскида яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюлары һәм озатуларын без еш төшерәбез, еш язабыз. Бу ярдәмнең килү ноктасы булган Лисичанск үзәк гуманитар ярдәм складында булырга да туры килде безгә. Бина бик зур, түшәменә кадәр каплар белән туп-тулы.

Гуманитар ярдәм складының бинасы бик зур, түшәменә кадәр каплар белән туп-тулы.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Бу – «Бердәм Россия» гуманитар ярдәм склады, хәйрия фондларыннан, дәүләт резервыннан килгән бөтен гуманитар ярдәм монда кертелә. Ярдәмнең күпчелеге – Татарстаннан», – ди склад җитәкчесе, волонтер Неля Гордиенко.

Лисичанскида гуманитар ярдәм складлары берничә, аларга продукция үзәк складтан китерелә.

«Без монда тапшыру картасы ясыйбыз, җыелма наборга ниләр керәчәген язабыз: он, шикәр, ярма, макарон, консервланган ит. Һәм пунктлар буйлап таратабыз. Базарда бәяләр бик югары, ә хезмәт хакы һәм пенсияне җирлекнең 60%ы гына ала. Калган 40% халыкның бернинди кереме дә юк. Беренчедән, әлегә эш юк – җитәрлек дәрәҗәдә эш урыннары юк. Икенчедән, күпләр документларын югалткан, яки пенсияләрен рәсмиләштерә алмый. Мәсәлән, документлары янган яки Украинада калган, шуның аркасында. Шуңа да, бу кешеләр гуманитар ярдәмгә бик тә мохтаҗ. Хәзергә хезмәт хакы түли алмаучы предприятиеләр бар, без аларга да Татарстан булышлыгы белән ярдәм итәбез», – дип сөйли Неля Гордиенко.

Неля Гордиенко: «Нәкъ менә минем якташларым – татарстанлыларның Лисичанскига шулай ярдәм кулы сузуы минем өчен зур шатлык».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Лисичанскида бер яше дә тулмаган балалар саны 30лап, – дип сөйли волонтер. – Алар – хәрби хәрәкәт башлангач туган балалар. Татарстан аларга памперс, балалар ризыгы һәм балалар санитариясе өчен кирәкле әйберләрне алып килде».

Неля Гордиенко Татарстанда туган, балачагында гаиләләре белән Лисичанскига күченеп килгәннәр. Гуманитар ярдәм белән әле 2014 елда ук шөгыльләнә башлаган.

«Нәкъ менә якташларымның шулай булышуы, Донбасс халкына бик тә кирәк булган ярдәм кулы сузуы – минем өчен зур шатлык. Моның белән мин бик нык горурланам. «Казан – Лисичанскига» дип язылган беренче фуралар килгәндә, мин еладым. Инде күптән үз илемә кайта алганым юк, шуңа Ватаным миңа үзе килгән, мин шуны аңладым», – ди Неля Гордиенко.

Бушлай продукт алу өчен кешеләр чиратта торырга мәҗбүр.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Минем улым хәзер Казанда, бүген генә шалтыраттым, бик сагынам»

Гуманитар ярдәм өчен чират торучы кешеләр янына килдек. Журналист белән сөйләшүдән кайсыдыр шундук баш тарта – кешеләр күңелендә курку яши. Кемдер яшьле күзләрен читкә яшерә – тикмәгә түгел, бүгенге тук заманда бушлай продукт алу өчен чират торырга мәҗбүр бул әле!

Кемдер татарстанлыларга мондый катлаулы һәм куркыныч вакытта ташламаулары өчен кайнар рәхмәт сүзләрен җиткерүебезне сорый.

«Безгә мондый ярдәм бик тә кирәк, бик зур рәхмәт сезгә! Бәяләр артты, җитми, ай ахырында исән калу өчен тырышырга туры килә», – дип аңлата чиратта торучы бер хатын.

Безнең Казаннан икәнлегебезне белүгә, бер хатын елый башлады – улы Татарстан башкаласында икән.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Җирле халыктан бер хатын, безнең Казаннан икәнлегебезне белгәч, елый башлады.

«Бүген улымның туган көне, 37 яшь тулды. Ул Казанда яши. Бүген шалтыратып, котладык үзен. Безнең бар да тәртиптә, әтисе белән «гуманитарка»га чират торабыз. Бик тә улыбызны күрәсебез килә», – дип сөйли ханым яшь аралаш.

«Без монда яшәмибез, без исән калу өчен көрәшәбез. Кайчакта бигрәк кыен була... Аңлата торган түгел. Җайлаштык, башка чара юк. Безгә шулай ярдәм иткән өчен Татарстанга рәхмәт», – ди чираттагы бер ир-ат.

Гуманитар ярдәм урнашкан склад бинасының икенче ягында тагын бер чират сузылган – кайнар аш өчен. Монда кыр кухнясы, аны да якташыбыз, Чаллы егете Рөстәм Гатин оештырган. Аның командасы көн саен Лисичанск кешеләренә 5 меңләп кайнар ризык тарата.

Чираттагы бер ир-ат: «Көн саен монда ризык артыннан киләм, мондый ярдәм өчен зур рәхмәт, бик тәмле».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Якын киләбез. Итле ботка исе тәмле итеп борынны кытыклый. Кемгәдер үзе алып килгән пластик контейнерга салып бирәләр, кемгәдер – гади пакетка.

– Төшке ашка бүген сезнең нәрсә?

– Карабодай боткасы. Кичә арпа ярмасы һәм тушенка белән карабодай иде. Бер зарланучы да юк, халык бик рәхмәтле. Яңа пешкән, кайнар, бик тәмле.

Чираттан тавышлар ишетелә, кешеләр бер-берсен бүлдерә-бүлдерә ботканы мактый. Бер ир-ат, кайнар чагында, диеп, ботканы бүлеп тарата торган урында ук ашый.

«Үзем белән дә алам, инвалид әтиемне ашатасым бар. Ризык артыннан монда көн саен киләм. Мондый ярдәм өчен бик зур рәхмәт! Ә сезгә, иң мөһиме, күкләр тыныч, аяз булсын», – ди бу ир-ат.

«Тынычлык булсын иде. Барыбызга да түземлек. Бу – зур бәхетсезлек инде. Рус телендә сөйләшкән өчен генә безгә 2нче сортлы кешеләргә караган кебек караулары рәнҗетә иде. Бар да әйбәт булыр дип өметләнәбез», – ди боткага чират торучы, үзен Василий дип таныштырган кеше.

Кешеләр этләрен урамда ташлап киткән. Аларны хәзер монда калган кешеләр ашата.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Тагын бер күзгә ташланган нәрсә – урамнарда этләр көтүе бик күп. Бу хайваннарның күбесен хуҗалары ташлап киткән икән. Хәзер аларны монда калган кешеләр ашата.

Тыныч вакытта Лисичанскида яшәгән халыкның хәзер монда өчтән береннән дә кимрәк кеше көн күрә. Кемнеңдер барыр җире юк, ә кемдер Ватанын ташлап китәргә теләми. Без бик күпләр белән аралаштык. Алар төрле, ләкин күбесе, мохтаҗлык булуга карамастан, өметләрен югалтмаулары, һәм монда Татарстан халкының өлеше зур булуын әйттеләр.

                                                                                                                                                                      Светлана Белова

«Татар-информ» сайтыннан тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100