Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар-информ» журналисты 90нчы елларда авыл кешесенең ничек яшәвен искә төшергән

Гөлүзә Василова бу хакта социаль челтәрдә язган.

news_top_970_100
«Татар-информ» журналисты 90нчы елларда авыл кешесенең ничек яшәвен искә төшергән
Гөлүзә Василова

«Татар-информ» журналисты Гөлүзә Василова колхоз акча түләмәгән 90нчы елларда авыл кешесенең ничек яшәвен искә төшергән.

«Без мәктәптә укыган 90нчы еллар азагында колхозда эшләүче әти-әнигә акча түләмиләр иде. Әмма бернинди ялсыз, бәйрәмсез, отпускасыз бөтен авыл кешесе эшкә йөри, әти-әнинең менә фәлән кеше эштән китте дип сөйләгәннәрен хәтерләмим.

Шул сәбәпле, тормыш алып бару һәм балалар үстерү өчен йорт саен 2-4 сыер асрыйлар иде. Бездә дүрт булды. Әти-әни, туганнар, күрше апалар машина белән атнага берничә тапкыр Казан базарларына эремчек, каймак, сөт сатарга йөрде.

Ул көн саен сөт аертуга электр сепараторы чыдамый. Әле ватыла, әле яна, әле каймак урынына сөт агызып җәфалый. Ә теге кул белән аерта торганына таш булсын! Утырасың шуны әйләндереп… Каядыр барырга чыккансың сыман, әмма мәңге барып җитә алмаячаксың кебек тоела. Аннары кул бозланып катканчы май язасың. Аннары әче таңнан торып, шешәләргә сөт тутырасың һәм әти-әнине базарга озатасың… Укудан кайтып, барлык өй эшләрен эшләп, энем белән сеңлемне ашатып-эчертеп, әни белән әти кайтканын көтәсең… Аларны балалар гына түгел, абзар тулы мал да дүрт күзләп көтә…

Алар кайтып керүгә, беренче сүз - сатып бетерә алдыгызмы? Бетсә куанасың инде, банкага тутырган каймакны бушатып май язасы, шешәдән сөтне бушатып әчергә куясы юк. Аннары һәр базарга барган саен безгә алып кайта торган сап-сары бананны һәм киндер сюрпризны аласың да, эчендәге уенчыкларын тизрәк карап, өчебезнеке дә төрле уенчык булганга куанып, коллекцияне тулыландырып куясың да, теге көн саен сепаратор аерып утыру да, май язып өшегән кул да икенче көнгә кадәр онытылып тора инде.

Сату язга чыккач кыенлаша иде, чөнки сөт ризыклары «черек» товарга керә. Вакытында сатып бетерә алмасаң, әчи. Шуңа көннәр җылытканчы дип базарга сатарга ешрак барырга тырышалар иде.

Язга һәм җәйгә шәһәр халкы бакчага, авылга күченә һәм, әни әйтмешли, яшелчә, үлән ашый башлый. Бакчалы кеше яз һәм җәй базарга килеп, авыл эремчеге, каймагы эзләп йөрми инде.

Фотода Казан балалары сепаратор эшләвенә шаккатып утыра, аларга кызык, ә миңа — кызык түгел», — дип язган ул…

Сепаратор «үзәкләренә үткән» инстачылар комментарий калдырган:

«Әле ул сепараторны юулары диген. Тәлинкәләрен беркетеп куя торган балдак кебек детале ялгыш кына чиләккә төшеп китмәсен, югалмасын дип кот очып торулар»;

«Мин бәләкәй чакта шул тәлинкәләрне беркетә торган «балдак»ны ярыкка төшереп югалткан идем. Тапмадылар. Әти белән әбинең ничек ачуланганы гомерлеккә истә калды";

«Аның иң яратмаганы шул сепараторның тәлинкәләрен юу әле. Мин дә авылда мәрхүм әнинең сепарат эскәмиясе тактасын утыннар арасында күргәч, елап килдем әле»;

«Минем ул сепаратор үзәгемә үтте, искә төшерәсем дә килми»;

«Сезгә кунакка кайтканда озак итеп каймак болгатып утыру истә калган, шул май язу булгандыр».

«Ә без әни белән сөтне ерак әбиләргә менеп аерта идек. Бәләкәй вакытта сепаратор тәлинкәләрен юганчы анда калган каймакны чиратлашып ялый идек. Ул вакытта сыер берәү генә, ә балалар — алтау», дип күңелгә үтәрлек комментарий калдырган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100