Татар-информ» ветераны Маһирә Миңнуллина:«Чит төбәкләрдән хәбәрчеләр бездән өзелмәде»
Быел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллык юбилее. Шул хөрмәткә агентлык төрле елларда агентлык үсешенә өлеш керткән ветераннарын кунакка чакырды. Алар арасында — «Татар-информ» да 1991-2009 елларда эшләгән, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Маһирә Миңнуллина бар.
Маһирә апа, журналистика сезнең өчен нәрсә ул? Агентлыкта кайчан эшли башладыгыз?
Журналистикага Казан университетын тәмамлагач, 1969 елда килеп кердем. Бик озак еллар Язучылар берлегендә эшләдем, аннары «Татар-информ”га күчтем. 1991 елдан 2009 елга кадәр «Татар-информ”да эшләдем.
Шәхси «Татар-информ» иде ул, дәүләти түгел иде. Бик талантлы журналист Гомәр Богдалов — агентлыкның беренче генераль директоры. Аңа кадәр ул Идел буе округының берничә төбәгендә «Социалистик индустрия» газетасының махсус хәбәрчесе булган кеше.
Агентлыкның эшчәнлек тарихына да тукталыйк…
«Татар-информ» га нигез салынгач, ул башта иганәчеләр ярдәме белән эшләде. Дәүләти булмаган вакытында да үз эченә җиде газетаны алган иде. «Казанская сорочка», «Милиция. Законность. Правопорядок», «Аргументы и факты в Татарстане», «Татар иле», «Татарские края», «Биржа», «Новое дело» газеталары чыгып килде. «Казанская сорочка» соңрак «Ва-банкъ”ка әйләнде. Атнага бер тапкыр чыга торган бик бай газета иде.
1993 елда дәүләти «Татар-информ» төзелде. Гамәлгә куючысы — Татарстан Президенты һәм Министрлар Кабинеты. Кайбер газеталар төшеп калды, «Милиция. Законность. Правопорядок», «Аргументы и факты в Татарстане», «Татарские края», «Татар иле» газеталары калды. Татар редакциясе булган «Бердәмлек» редакциясен беренче елларда журналист Сәмигулла Хәйретдинов җитәкләде.
1998 елда ликвидациядән соң, дәүләт учреждениесе буларак агентлык Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгына карый башлады. «Бердәмлек» редакциясенә Фоат Уразаев җитәкчелек итә башлады. Газеталарга язылучылар артты, собкорлары килеп, үз төбәкләренә алып китә башладылар. Ижевскидан бер абый үзе килеп, Удмуртиягә алып китә иде. Шулай ук, «Татар-информ”ның 50 ләп киоскы бар иде, бөтен чыгарган басма продукция киоскларда сатылды.
Ликвидациягә эләккәч, «Татарские края», «Татар иле» газеталары гына калган иде, бераз эшләгәч, аларны да бетерделәр. «Татарские края”ның редакторы Шәмси Хамматов иде, «Татар иле”неке Альберт Тәхавиев булды.
«Татар-информ» дигән исем — Гомәр Богдалов инициативасы. Дәүләтнекенә әверелгәч тә, Гомәр Хәмзинович «татар» сүзе калсын дип янып йөрде. Анда безгә «Тат-информ», «Баш-информ» дип тәкъдим иткәннәр иде. «Татар-информ» булып калсын дип, озак йөрде, бу аның шәхси логотибы.
Сез эшләгән еллар аеруча кайсы ягы белән истә калды? Эш тәртибе ничегрәк корылган иде? Эшегезнең төп үзенчәлеге нәрсә булды?
Элек төбәкләрдәге татарлар чыннан да милли мохиткә сусый иде. Татар сүзе юк, татар газетасы алмый, хәзер артистлар да бара, аралашу күп. 90нчы елларда, «Татар-информ» эшли башлаган вакытта татарларны Татарстан белән кызыксындыра алдык дип саныйм. Татарча бер кәлимә сүз белмәгәннәр өчен берүк мәкаләне татарча да, русча да биреп, татар сүзлекләре белән «Татар иле» газетасының махсус номерларын чыгара идек. Дөрес, алар соңлап барып җитә иде, бүген инде кызыграк, кызыксынган һәр татар Интернетка кереп укый ала. Аларга хәзер Татарстан тагын да якынрак.
Хәбәрчеләр челтәре зур иде. Россиянең төрле төбәкләреннән хәбәрчеләр штатта торып эшләделәр, штаттан тыш хәбәрчеләр дә бар иде. Көн саен алар үзләре элемтәгә чыга иде. «Татар-информ» бик күп төбәк, илләрне колачларга тырыша иде. Унбер төбәктән — Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ульяновск, Саратов, Әстерхан, Омск, Төмән, Кырым, Литвадан штатта эшли торган талантлы хәбәрчеләр бар иде. «Татар-информ» алар өчен әһәмиятле урын иде, мәш килеп тордылар, бер өзелмәделәр бездән. Якты йөз күрсәтеп, чәйләр белән каршылап тордык. Төбәкләрдән ул вакытта бик күп хәбәрләр алдык. Хәтта иң авыр вакытларда, «Татар-информ”ның башлангычында, акчасы булмаган вакытта да, Чита, Благовещенскидан язалар иде.
Сез нинди талантлы журналистлар белән эшләдегез?
Татар журналистларыннан Фоат Хәмидуллин, Шамил Хамматов, Сәмигулла Хәйретдинов, Айдар Сәлимгәрәев, Алмаз Хәбибуллин, рус редакциясендә Ирина Дурницына эшләп киттеләр.
Эш дәверендә берәр истә калган кызыклы вакыйганы сөйләгез әле, Маһирә апа.
Читада бер татар кешесе ат заводын җитәкли иде. Ул Чита өлкәсеннән безгә хәбәрләр яза башлады. Бервакыт безгә Читадан бер рус хатын-кызы яза. «Менә бервакыт узып барам, киоскта «Татарские края» газетасы сатыла. Бервакыт автобуста утырып барам, берәү аңлашылмаган бер телдә җыр көйли. Шуннан ике марҗа һәм башкалар сикереп торды да, «Чыгып кит, үз өеңдә җырларсың, син кем?» - дип моны тарткалый башладылар. «Мин татар, татарча җырлыйм», - дип әйтте теге кеше. «Без руслар — тыныч халык, ләкин «сами не поем, другим не даем», — дип язган иде ул. Күрәсең, бу кешенең йөрәгенә тигән. Без шушы баш астында «Татарские края»да язып та чыккан идек бу хакта.
Бүген «Татар-информ» фото, видеоматериалларга зур өстенлек бирә? Сез моны ничек бәялисез?
Кызык, әлбәттә. Яңалык кертү бик кызык әйбер.
Журналистлар бүген җәмгыятьтә нинди роль уйный, сезнеңчә?
Фиргавеннәр заманыннан ук елъязмачылар булган. Әгәр хөкүмәт бар, кешелек дөньясы яши икән, журналистлар кирәк, юкса шул хөкүмәт, кешелек дөньясының тарихын кем сөйләр иде?! «Дүртенче хакимият» һәрвакыт кирәк. Журналистика бүлегендә бюджет урыннар, һичшиксез, булырга тиеш, дип уйлыйм. Хәер, журналист буласы килгән кеше башка бүлектә укып чыкса да, эшли ала дип саныйм. Ул кешенең талантыннан тора. Журналистиканы тәмамлап та, журналист булып эшләмәүчеләр байтак.
Журналистларга нинди киңәш бирерсез?
Чит төбәкләрдән материал аз. Татар редакциясенә татар дөньясыннан мәкаләләр алып тору кирәктер ул. Чит төбәкләрдән корреспондентлар булу бик җанландырып җибәрә иде. Без һәр өлкәдә нинди эшләр башкарылуын белеп тора идек.
Маһирә Борһановна Миңнуллина 1942 елның 25 апрелендә Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Кулаткы авылында дөньяга килә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, район мәктәбенә укырга күчә. Мәктәп еллары төгәлләнгәч, Яңа Кулаткы Авыл советы башкарма комитеты секретаре булып эшли, 18 яшендә депутат булып сайлана.
1965 нче елда яшь кыз Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының (хәзерге КФУ) журналистика бүлегенә укырга керә. Югары белем турындагы дипломын тотып, ул юллама нигезендә Татарстан Язучылар берлегенә эшкә керә. Биредә башта секретарь, аннары иҗади кадрлар бүлеге мөдире булып эшли. Татар халкының мәшһүр әдипләре, язучылары иҗатыннан ул киң күләмдә хәбәрдар. Маһирә апа Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Ибраһим Гази, Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов һәм башка бик күп язучыларның иҗат казанында кайнаган кеше. Бүгенге көндә аның хезмәттәш дуслары — танылган әдипләрнең автографлары белән йөзләгән китаплары саклана. Маһирә апа аларның әйтеп калдырган сүзләренең кайберләрен яттан да хәтерли. «Без китәрбез, ә китаплар калыр. Берзаман: «Сезне әле һаман укыйлар бит!» дисәләр, безнең рух ничек сөенер!» — Габдрахман Әпсәләмовның бу язып калдырган юлларын гомер онытасым юк», — дип сөйли Маһирә Борһановна.
1976 -1980 елларда язмыш Маһирә апаны Монголиягә китереп ташлый. Биредә Маһирә апа совет консуллыгында эшли. Шулай ук бу елларда, Азиядә иң зур саналган тау казылмалары белән баетылучы «Медмолибден» комбинаты төзелә. Маһирә Миңнуллина Эрдэнэт шәһәре һәм «Медмолибден» комбинаты төзелеше турындагы 3 томлык китапны язуда катнаша. Бүгенге көндә бу күләмле хезмәт Эрдэнэт шәһәре музеенда саклана икән.
«Зори Эрдэнэта» радиогазетасында хәбәрче булып эшләргә дә өлгергән.
Монголиядән кайткач ул янә Татарстан Язучылар берлегендә башкарган вазифаларына керешә.
1989 нчы елдан 1991 нче елга кадәр ул СССР Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин ярдәмчесе булып эшли. Һәм 1991 нче елда хезмәт юлының азаккы ноктасы булган «Татар- информ» мәгълүмат агентлыгында үз вазифаларына керешә. Башта хатлар бүлеге мөдире булып эшли, аннары баш редактор урынбасары вәкаләтләрен башкара, чит төбәкләрдәге милләттәшләребез, бигрәк тә журналистлар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора.
Маһирә Миңнуллина — хезмәт ветераны, 1997 елда матбугаттагы казанышлары өчен аңа «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелгән. Ул шулай ук «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.