Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар-информ"да туры элемтә: Юрист җавап бирә

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Туры элемтә” сәхифәсе эшли башлады. Югары категорияле юрист, “Минниханов партнеры” дип исемләнгән юридик коллегия җитәкчесе Тимур Миңнеханов бер сәгать дәвамында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Белгечнең җавапларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Татар-информ"да туры элемтә: Юрист җавап бирә

Тимур Миңнеханов гаилә бәхәсләре (алимент түләү, милек бүлү тәртибе), мирас итеп калдырылган милеккә кагылышлы бәхәсләрне чишү, җир бәхәсләре хакында сөйләде.

- Мин авылдагы күршемнең кем икәнен белмим. Аның җирен сатып аласым килә, әмма ул кешеләрне таба алмыйм – хуҗасы үлгән, балалары бар икәнен беләм, кайда икәннәре билгесез. Бәлки алар да исән түгелдер. Ничек тә булса ул җирне мин сатып ала аламмы? Анда иске йорт, янгын чыгу куркынычы да бар.

- Җирнең, йортның хуҗасы бар икән, ул очракта бу кешене табарга кирәк. Аны эзләп табу өчен җирле үзидарә органнары яки РФ миграцион хезмәт федераль идарәсенең ТР буенча райондагы территориаль пунктына (паспорт өстәле) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Җирнең хуҗасы булмаган очракта да җирлек башлыгы янына барырга тиешсез. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы аша узып җирне арендага алсагыз, сатып алу мөмкинлеге каралган.



- Иремә мирас калдырдылар. Ул акчага төзелеп килүче йортта фатир алды. Ләкин йортны кулланылышка тапшырганчы ирем вафат булды. Төзелеш буенча килешү ирем исемендә. Миңа нишләргә? 

- Килешү ирегез исемендә икән, монда мирас ачыла. Мирасчы закон белән каралган 7 чират аша үтә. 1нче чиратка вафат булган кешенең тормыш иптәше, балалары керә. Шушы беренче чиратта булган кешеләргә нотариуска барырга һәм калган милекне үзләренең исеменә рәсмиләштерергә кирәк булачак.

- Авыл хуҗалыгы җирен арендага алып торам. Арендага кадәр монда урман үсә иде. Урманны кисәргә кирәк, алай эшләмәгәндә,авыл хуҗалыгы җирләрен дөрес кулланмау өчен җирне кире алырга мөмкиннәр. Бу урманны кисеп утын итеп сата аламмы? Моңа рөхсәт кәгазен кем бирергә тиеш?

- Җирле үзидарәдән рөхсәт алырга кирәк. Арендалау шартнамәсендә бу җирне ничек кулланырга кирәклеге хакында язылган булырга тиеш.

- Әнинең ире – минем үги әти үлде. Үги әти үлгәннән соң, әни аның милкен үзенә кайтарыр өчен нотариуска чыкты. Мирасы - банк счетындагы акча һәм чит ил машинасы. Үги әтинең беренче хатыныннан өч баласы һәм бер оныгы бар. Мин үги әтинең баласы булып рәсмиләштерелмәгән. Нотариус әнигә үги әти акчасының 25 проценты гына бирелергә тиеш ди. Ул хаклымы?


- Хаклы. Иң беренче чиратта, милекне суд органнары аша рәсмиләштерергә киңәш итәм. Суд карары белән нотариуска барыгыз. Күрсәтелгән 25 процентны ала аласыз. Бөтен милек мирасчылар арасында тигез бүленә.



- Пропискада минем өйгә туганымның баласын (племяннигымны) керткән идем. Әнисе бик сорады. Әнисе үлде, ул егет чит шәһәргә чыгып китте. Кайда икәнен дә белмәдем. Ул күп итеп кредитлар җыйган, ә түләүне сорап миңа киләләр. Өйгә кереп җиһазларыңа арест салабыз дип куркыталар. Мин үземдә пропискада булган, чит шәһәрдә килеш кредит җыйган ул кеше өчен җавап тотарга тиешме? Мин ничек итеп чит кешенең кредитларыннан котыла алам?

- Еш очрый торган сорауларның берсе. Тиз арада чишә алырлык мәсьәлә түгел, ләкин куркырга кирәкми. Иң беренче эш итеп судка мөрәҗәгать итегез һәм фатирыгыздан пропискада булган кешеләрне төшерегез. Җиһазларга арест салырга килүчеләргә суд карарын күрсәтергә кирәк булачак.

- Бездә үзара салым акчасын җыйдылар. 1000 сумнан тапшырдык. Аңа таш җәябез, зират капкасын тотабыз диделәр. Эшләгән эш күләме бик аз. Авыл советы рәисе акча инде бетте, ди. Акчаның кая тотылганын ничек белә алабыз?

- Акчаның кая тотылганын беләсегез килсә, җирлек башлыгына хат формасында дәгъва язып юллагыз. Алар аны кабул итәргә һәм 1 ай вакыт аралыгында җавап бирергә тиеш. Бу очракта шулай ук прокуратурага да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.



- Минем улым өйләнгәндә килен башка кешедән авырлы иде, ул аны авырлы килеш алды. Бер елдан соң алар аерылыштылар, килен ул бала өчен минем улымнан алимент түләтә аламы? Баланың минем улымнан түгел икәнен килен үзе дә таный.

- Бала аныкы булмаса, алимент түләргә мәҗбүр түгел. Бу кешегә судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Бурыч кайтару буенча сорау. Миңа бурычы булган кеше вафат булды һәм 700 000 сум бурычы калды. Аның фатирда өлеше бар иде, белгеч аны 400 000 сумга бәяләде. Бу өлешне аның хатыны алды. Бурычның калган суммасын хатынының милкеннән кайтарып буламы? Бу очракта нәрсә эшләп була?

- Вафат булган кешенең биреп торган бурычы булып, әлеге бурыч расписка, займ килешүе һ.б. белән документлаштырылган очракта, мирасчының аны кайтару мөмкинлеге бар. Аның өчен, беренче чиратта, бурыч кайтаручыга хат белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул хатка җавап бирмәгән яки бурычын кайтарудан баш тарткан очракта, мирасчы суд органнарына мөрәҗәгать итә ала.

- Җир кишәрлеген хосусыйлаштырырга телибез.Барлык күршеләрдән дә рөхсәт алуны сорыйлар. Бер гаиләнең өйләренә кайтканы да юк. Икенче күршем башка җирдә яши, ә монда аларның уллары. Мондый килешүләр чыннан да кирәкме?

- Җир кишәрлеген хосусыйлаштыру өчен, соралган документларны җыеп, кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кадастр инженеры күрсәтелгән адрес буенча килеп, махсус аппарат ярдәмендә җир кишәрлегенең үлчәмнәрен ала, чикләрен билгели һәм аның планын (межевой план) әзерли. Әлеге планның төп документы: “Җир кишәрлегенең чикләре буенча килешү акты” (“Акт согласования границ земельного участка”). Әлеге Актка күрше җир кишәрлекләренең хуҗалары үзләренең имзаларын куярга тиеш. Күршеләр булмаган яки сез аларның төп яшәү урыннарын белмәгән очракта, кадастр инженеры газетага игълан бирә. Игълан бирелгәннән соң да күршеләр табылмаса, кадастр инженеры булган документларны Теркәү палатасына тапшыра ала. Теркәү палатасы, үз чиратында, документларны тикшергәннән соң, җирегезгә кадастр номеры билгели һәм сезгә бу турыда күчермә (выписка) бирә. 

- 3 ел декрет ялында булганнан соң эшкә чыктым, әмма проблемалар килеп чыкты, миңа тагын күпмедер вакыт ял кирәк иде. Миңа танышым әйтә – синең үзең теләгән кадәр административ ял алырга хакың бар ди. Ул хаклымы?

- Хезмәткәрләрнең административ ял алу шартлары РФнең Хезмәт кодексының 128, 173, 174, 263, 286 маддәләрендә бирелгән. Әлеге сорауга тулырак җавапны шуннан таба аласыз.

- Безнең авылга яңа инвестор килде. Моңарчы болын булган көтүлекләрне сукалатып, басу ясады. Хәзер авыл халкына сыер арканларга урын юк. Колхозның гомер буе болын булган урынны сукалатырга хакы бармы?

- Инвесторнын жир кишәрлеге (милек) рәсмиләштерелгән очракта – сукалау яки үсемлек чәчү – аның закон белән каралган хокукы. Аның гамәлләре сезгә комачауласа, сезнең прокуратурага мөрәҗәгать итү хокукыгыз бар. Прокуратура күзәтчелек (надзор) органы буларак, тикшерү уздырып, сезнең гаризагызга җавап бирер. 

Апас районы Түбән Балтай авылыннан Рузалия Гафурова:

- Апас районы Каратун авылында Сельхозхимиядә эшләдем. "Татсельхозхимия" филиалы иде. Без анда акционер булып тордык. Безгә бернинди дә акча түләмәделәр, 1995 елдан шушы көнгә кадәр бернәрсә дә бирмәделәр. Шуны берәр нәрсә эшләтеп була микән? "Выписка из реестра акционеров" дигән кәгазем, акцияләрем бар.

- Беренчедән, ачыкларга кирәк – бүгенге көндә акционерлык оешмасы (акционерное общество) эшлиме, әллә инде банкротмы? Әгәр оешма банкрот икән, бу очракта дивидентлар алып булмый дип беләбез. Әгәр оешма бүгенге көндә эшләп килә икән, бу очракта шушы оешмага мөрәҗәгать итегез. Акцияләрегезне карап (төрле акцияләр була), номиналны билгеләргә кирәк. Сезгә акциягезнең төрен билгеләгәннән соң хокукыгызны аңлатып бирергә тиешләр. Ләкин 90-нчы елда эшләгән оешмаларның күбесе банкрот.

10 апрельдә сезнең сорауларга табиб-онколог Илсур Шәймәрдәнов җавап бирәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100