news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татар-информ» «Ә безнең түтәлдә...» фотоконкурсын игълан итте

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Бакчачылар берлеге ярдәмендә республикада яшәүчеләргә үзләренең дачаларында, бакчаларында үстерелгән матур һәм иҗади әйберләрне күрсәтергә тәкъдим итә.

news_top
«Татар-информ» «Ә безнең түтәлдә...» фотоконкурсын игълан итте
Фото: «Азрызские вести»

Конкурска Татарстан климатында үстерелгән экзотик культуралар, гадәти булмаган формадагы һәм зурлыктагы яшелчәләр, җиләк-җимешләр, шулай ук өй консервалары фотосурәтләре кабул ителә.

Кемнәр катнаша ала?

Татарстанда яшәүчеләр: дачачылар, бакчачылар, шәхси йорт хуҗалары, шулай ук балконда яки тәрәзә төбендә гадәти булмаган әйберләр үстерүче шәһәр халкы.

Конкурска нинди фотосурәтләр кабул ителә?

  • Безнең шартларда үстерелгән экзотик үсемлекләр;
  • Гадәти булмаган формадагы, төстәге һәм зурлыктагы яшелчәләр белән җиләк-җимешләр;
  • Кышка әзерләнгән үзенчәлекле тозламалар, кайнатмалар.

Ничек катнашырга?

Фотосурәтне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битегезгә #Аунаснагрядке хэштегы белән урнаштырыгыз. Язмада фамилиягезне, исемегезне, торак пунктыгызны күрсәтергә һәм бакчагызның нәкъ нәрсә белән таң калдыруы турында кыскача сөйләп китәргә кирәк. Катнашучының бите конкурс үткәрелгән вакытта ачык булырга тиеш, шулай ук оештыручылар белән элемтәгә керү өчен шәхси хәбәрләрне дә ачарга кирәк.

Конкурска 1 катнашучыдан 1 фотосурәт кенә кабул ителә.

Конкурсны үткәрү этаплары:

  • 2026 елның 8 октябреннән 12 октябрьгә кадәр – гаризалар кабул итү.
  • 13 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр – «Татар-информ» экспертлар составы 10 финалистны сайлап алачак.
  • 15 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр – «Татар-информ» сайтында 10 финалист арасында тавыш бирү.
  • 20 октябрь – җиңүчеләрне игълан итү.

Бүләкләр:

Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 җиңүчегә урын билгеләнәчәк. Беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаучылар «Татар-информ»нан бүләкләр алачак. Рәсми бүләкләү чарасы октябрь ахырында була. Ясалма рәвештә тавышлар җыю очраклары ачыкланса, эш конкурстан алына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар