Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар хатыны, Чечняга киткән кызын табуны сорап, Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать итте

Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Ырбишча авылында яшәүче 20 яшьлек Камилә 20 ноябрьдә өеннән чыгып китә.

news_top_970_100
Татар хатыны, Чечняга киткән кызын табуны сорап, Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать итте
видеодан скан

Туганнары Камиләнең нинди киемдә булуын хәбәр итеп, аны эзләргә керешә. Бераздан кыз Инстаграм челтәре аша туры элемтәгә чыгып, үзенең Чечняга кияүгә чыгуы хакында хәбәр итә.

"Мин Чечняда иргә чыктым, белдегезме? Барысы да әйбәт. Минем турында начар уйламагыз. Мин йөри торган кыз түгел, алай уйламагыз. Мин әйбәт иргә чыктым. Кайтырмын. Башка милләт турында начар уйламагыз, бар да яхшы. Кеше сүзенә ышанмагыз, белмичә кешене сөйләргә кирәкми", - ди Камилә.

Камилә туры элемтәдә вакытта аннан якыннары "Син кайда Камилә" дип сорап яза. Ул барысы да әйбәт икәнен әйткәч, "бәхетле бул", "котлыйбыз", "без сине гаепләмибез" дип язалар.

Кыз кайтачагын әйтсә дә, аның әнисе Зөлфия ханым, борчылып Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать итә. Ана фикеренчә, аның кызын урлап алып киткәннәр.

"Хөрмәтле Рамзан Ахматович! Безнең теләгебезне исәпкә алмыйча, кызыбыз Камилә Абделкадыйрованы 20 ноябрьдә өйдән сезнең республикага алып чыгып киттеләр. Безнең кызыбызны кайтаруда ярдәм итүегезне сорыйбыз", - ди ана.

Камилә исә Грозныйда яши һәм киявенең туганнары белән танышуы хакында сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100