Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар хатыннары болай җыештырмый» — Гүзәлем идән юганын күрсәтте

Инстачылар җырчының идән юуыннан гаеп тапкан.

news_top_970_100
«Татар хатыннары болай җыештырмый» — Гүзәлем идән юганын күрсәтте
«Татар-информ» архивы

«Ачуы чыккан хатын-кыз өйдән чыгып китми, ә генераль җыештыруга тотына» дигән гыйбарә минем турында дип язган Гүзәлем. Ул идән юган, кер юарга салган видеоны күрсәтте.

Инстаграм остабикәләре Гүзәлемнең «арты белән идән юа» дип гаеп иткән, «швабра белән сөртеп чыгарга һәм машинага тутырырга кем дә булдыра», «татар хатыннары болай җыештырмый», дип тә язучылар бар. Шулай ук «керне машинага шакмаклап төреп салырга, шулай күп тә сыя», дип киңәш иткәннәр.

Әмма акыллы кешеләр кайда да күбрәк. Андый комментарийлар язучыларга җавап бирүчеләр дә табылган:

«Баскычтан төшкәндә тезләнми генә идән юу позасын күрсәтә алмый бит инде»;

«Керне машинага шакмаклап төреп тутыргач, яхшы юылмый»;

«Күп кер салып машинагыз ватылмасын»;

«Болай чиста торыр өчен бик уңган булу кирәк, артың белән юсаң да, юмасаң да, иң мөһиме, чиста. Молодец, хөрмәт итәм»;

«Ничек өлгерәсез барысын да эшләргә? Сезнең шулай җитешүегезгә карап сокланырлык».

Җырчының виртуаль дуслары начар комментарийлар язучыларга игътибар итмәскә һәм күңелгә авыр алмаска киңәш иткән.

Әмма Гүзәлем сер бирә торганнардан түгел, чатнатып җавап та бирә белә. «Мин сезне хөрмәт итәм, әмма мөслимә хатыннар алай җавап бирми», — дип җавапны ошатмаучылар да бар.

«Башка гаеп табар урын тапмадыгызмы? Мөслимә алай җавап бирми дип язгансыз инде. Беләсезме, мөслимә сезнең кебек үк хатын-кыз. Аңа да башкаларга кебек үк кисәтү ясаулары, мәгънәсез комментарийлар ошамый. Сез яхшы һәм дөрес җыештырасызмы? Әйдәгез ничек җыештырырга кирәклеген видеога төшереп җибәрегез, ә без бергәләп карарбыз һәм сезне мактарбыз», — дип җавап язган Гүзәлем.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100