Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар хатыннары болай итми - Диләне тәнкыйтьлиләр

Җырчы өйдә ничек киенеп йөрүен күрсәтте.

news_top_970_100
Татар хатыннары болай итми - Диләне тәнкыйтьлиләр
Салават Камалетдинов

Дилә Нигъмәтуллина Инстаграм сәхифәсендә фотосессия фотолары күбәйгәнен аңлап алган да, озак уйлап тормыйча, өйдә ничек киенеп йөрүен күрсәткән.

Фото янына яратам/яратмыйм турында да язган

Җырчы үзе генә калудан ләззәт ала икән. Сәхнәгә чыкканда гел дулкынлана, әмма җырлый башлауга барысы да уза. Икмәккә авыл каймагы һәм бал ягып ашарга, кочаклашырга, сәяхәт кылырга, винегрет ашарга ярата.

Диләнең иң яратмаган эше - кер үтүкләү (иремә ошамаган бердәнбер нәрсә — үтүкләнмәгән күлмәкләр дип уйлыйм), хәтта пар үтүге дә бу эшкә мәхәббәт уята алмаган. Җырчы пунктуаль кеше булмавын һәм моннан оялмавын, машинасына бензин салырга яратмавын язган.

Инстачылар яңа фото һәм яратам/яратмыйм буенча да үз фикерләрен калдырган. Җырчының күпчеклек дуслары үзләрен «таныган», Дилә белән охшаш булулары турында язганнар.

«Синең гади фотографияң бөтен фотосессияләреңне „егып салды“. Ул буй-сын, секси», — дип комментарий калдырган Ләйсән Мәхмүтова.

«Татар хатыннары тыйнаграк була. Татарларга болай чишенү килешми» дип язучыга җырчы «мин бит өйдә, кеше янына болай чыкмыйм», дип җавап язган.

«Ялкау икәнсең», «Иреңнең күлмәген үтүкләмәү бигрәк инде», «Чишендерәсе юк, бар җире беленеп тора», дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100