Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татар халкы минем исемемне онытмаячак!” Күренекле галим Әгъдәс Борһанов вафат

Бүген тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең күренекеле әгъзасы, Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры, академик Әгъдәс Борһанов арабыздан китте. Аңа 98 яшь иде.

news_top_970_100
“Татар халкы минем исемемне онытмаячак!” Күренекле галим Әгъдәс Борһанов вафат

Галимнең вафаты турында “Facebook” челтәрендә Россия мөселман халыкларын үстерү фонды җитәкчесе Гаяр Искәндәр хәбәр итте. “Интертат”ка ул мәрхүм белән берничә көн элек кенә очрашканын әйтте. Аларның озак еллар дәвамында бергәләшеп татар халкы, мәдәнияте өчен тырышып эшләүләре хакында сөйләде. Әгъдәс Борһановның бөек тарихчы, кешелекле шәхес, тугры дус булуын билгеләп үтте. 

"Татар милләте өчен зур югалту"

- Берәү дә мәңгелек түгел, иртәме-соңмы һәрберебезгә шунда барасы. Тик бу хәбәрне бик авыр кабул иттем, чөнки дустым Әгъдәс белән озак еллар якыннан аралаштык. Күңел аның юклыгына ышанмый. Үзе китте, ләкин фәнни хезмәтләре һәм бай мирасы сакланып калды. Татар халкының данлыклы улы, бөек шәхес иде... Кул сузымы җитмәслек күпкырлы кеше, һәрвакыт алдынгылар рәтендә барды. Нәрсәгә генә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкарды. Үзенең акыллы киңәше, төпле фикере белән ярдәм итте. 

Әгъдәс Борһанов Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге ифтарында. 13 июнь, 2018 ел. Илдар Үтәмешев фотосы.

Аның һәр сүзе истә. Күптән түгел мин аның янына хастаханәгә бардым, шактый вакыт сөйләшеп утырдык, проблемалар турында фикерләштек һәм алга планнар кордык. Соңгы көненә кадәр ул татар халкы, теле һәм милләте өчен борчылды. Татар телен саклауга багышланган түгәрәк өстәлләр оештырды. “Татар теле янында туган вәзгыятькә борчылам. Кул кушырып утырырга ярамый, телне саклап калу һәм үстерү өчен яңа проектлар уйлап табырга кирәк”, - диде ул.

Тик соңгы вакытта сәламәтлеге шактый какшады, әмма кәефе һәрвакыт көр булды. Ул ветераннар йортында узган чарада бот муентыгын сындырды, шуның нәтиҗәсендә озак вакыт дәваланырга туры килде. Кызганыч, савыгып өйгә кайтырга насыйп булмады шул. Аягына баса алмады, шуңа да карамастан, туган көнен үткәрде. Бөтен дусларын һәм туганнарын хастаханәгә җыйды.

Мин эш сәфәренә чыгып киттем, шуңа күрә бүген аның белән телефоннан гына сөйләштек. “Үземне яхшы хис итәм, әле күптән түгел генә массаж ясап чыгып киттеләр”, - дип әйтте. 

Үлеме турында хәбәрне аның ярдәмчесе Кенҗе шалтыратып әйтте. Шунысы кызганыч, бик күп эшләрне башкара алмый калды. Киләчәккә шундый зур планнар корды, тормышка гашыйк иде. “Насыйп булса, минем әле йөз яшькә кадәр яшәргә исәбем һәм теләгем бар”, - дия иде. Үзенең тормыш юлы хакында китап чыгарырга теләде. Күргән-белгәннәрен язды, барлык истәлекләрне туплады. Тик китапны бастырып чыгарырга өлгерә алмый калды, шуңа күрә алга таба бу эшне дәвам итәргә телим. Урыны җәннәттә булсын! Бик ихлас күңелле, кадерле кеше иде. Мәскәү татарлары аны сагыначак. Татар милләте өчен зур югалту, - дип сөйләде мәрхүмнең дусты Гаяр Искәндәр.

"Безнең өчен туры юл күрсәтүче булды"

Әгъдәс Борһанов Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге тормышында актив катнашкан. Ул Мәскәү татарлары “Штаб” клубының якын дусты һәм әйдәп баручы белгече булган. Бу хакта клубның җитәкчесе Рөстәм Ямалеев сөйләде.



- Без июнь аенда мәктәпләрдә һәм уку йортларында татар телен укыту мәсьәләсенә багышланган чара үткәрдек, ул шунда чыгыш ясады. Аяклары йөрми иде, тик яшьләргә белем бирү өчен инвалид коляскасында килеп йөрде. Бервакытта да идеясез яшәмәде, шуның өчен эшләнәсе эшләре алда иде. Мәскәүдә татар телен саклау проблемасына багышланган конференцияләрдә еш катнашты, үзен милләтпәрвәр итеп танытты. Аеруча яшьләрдә татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уятырга теләде. Телне мөмкин кадәр яшьләр арасында популярлаштыру өчен тырышты. 

Без аның белән киләсе атнада очрашырга сүз куештык. Сөйләшкән саен клубка киләм, дип вәгъдә бирде. Кызганыч, күрешергә насыйп булмады. Аның чыгышын һәр студент зарыгып көтеп алды, чөнки мавыктыргыч хәлләр сөйли иде. Безнең өчен ул туры юл күрсәтүче булды. Олы яшьтә булуына да карамастан, актив иде. Татарларның милли бәйсезлек хәрәкәтенә багышланган күп кенә мәкаләләре бар. Шулай ук 350дән артык фәнни һәм публицистик эшләр авторы ул, - диде ул.

"Россия Фәннәр академиясенә үпкәләп китте"

Көнчыгыш белгече, дипломат Йолдыз Хәлиуллин хезмәттәшен сагынып искә ала. Әгъдәс Борһанов белән алар бергә 46 елдан артык бергә эшләгән.



- Минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Соңгы вакытта аның белән телефоннан аралаштык, сәламәтлегенә зарланмады. Ул егылып йөри алмас хәлгә килде, шуңа күрә бер айдан артык хастаханәдә ятты. Хезмәте белән фәнни өлкәгә зур өлеш керткән, иҗтимагый, мили, мәдәни проблемаларны хәл итүдә янып-көеп йөргән күренекле шәхеснең арабыздан китүе һәркем өчен зур югалту. Күпкырлы шәхес иде, аның хакында матбугат чараларына мин бик күп яздым. Бик тыгыз элемтәдә эшләдек. Аның белән аралашырга һәрвакыт кызык булды, чөнки бик укымышлы һәм белемле кеше иде. Аның кебекләрне “аяклы энциклопедия” диләр. 

Мин аның унбиштән артык китабын укыдым. Соңгысында икътисади кризис хакында язды, әлеге китап туксан сигез биттән тора. Гомумән, ул дөнья күләмендә барган четерекле мәсьәләләрне күзәтте. Аннан соң татар халкын яратты, һәрвакыт Татарстан хакында сөйләде. “Татарлар үзләренең телләрен, әдәбиятен, мәдәниятен саклап калырга тиеш”, - дип әйтә иде. Ул язучы, галим, профессор, чын дус һәм шул ук вакытта яхшы әңгәмәдәш була белде. Мәскәү татарлары арасында үзен күрсәтте, эш-гамәлләре белән дан казанды. Тик Россия Фәннәр академиясенә үпкәсе булды, алар озак вакыт аның докторлык диссертациясен кабул итмәделәр. 

Киләчәктә Әгъдәс Борһановның хезмәтен өйрәнергә теләүчеләр күп булачак әле, - диде көнчыгыш белгече, дипломат һәм мәрхүмнең якын дусты, хезмәттәше Йолдыз Хәлиуллин

  
Әгъдәс Борһанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин белән. ТРның РФдагы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте  

"Мин әле яшим, эшләргә дә көчем бар"

- Әгъдәс абый миңа әтием кебек якын булды, аңа карата хөрмәтем чиксез. Мин аның белән егерме елдан артык аралаштым, без Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясендә таныштык. Бергәләп “түгәрәк өстәл”ләр оештырдык, конференцияләрдә чыгыш ясадык. Татар телен саклап калу өчен җан атып йөрде. Бик көчле шәхес иде, шулкадәр тирән фикерле. Аны бөтен кеше хөрмәт итте һәм “Хөсәинович” дип атады. Тик мин ялгыш кына “Әгъдәс абый” дип эндәштем. Шул вакыт сүзеннән бүленеп миңа бик озак карап торды да: “Кабатла әле, нәрсә дип әйттең син?” – ди. Мин курка-курка гына яңадан әйттем. Ул елмайды, “Татарлар менә шулай якын итеп сөйләшә шул ул”, - дип әйтте. Бу хакта соңгы китабына да язган иде. Шул вакыйгадан соң ул минем өчен якын кешегә әйләнде. 

Ел саен бер китап бастырып чыгара иде. “Мин әле яшим, эшләргә дә көчем бар”, – диде. Китапларында һәрвакыт татар халкы турында язды. Шулай бервакыт мин аңа: “Әгъдәс абый, ник һаман татарлар турында гына язасың син? Башка милләт вәкилләре турында да язып кара”, - дип әйттем. “Татарлар алар күренекле шәхесләрен хөрмәтли белә. Минем исемемне дә онытмаячаклар”, - дип әйтте. Дөрес әйткән, ТР Фәннәр академиясе аны һәрвакыт хөрмәтләде, аңа ярдәм иттеләр. Шуның өчен аларга рәхмәт, - дип сөйләде мәрхүмнең танышы Ринат Сабирҗанов

 

"Беренче хатынының кабере янында җирләргә кушты"

Әгъдәс Борһановның ярдәмчесе Кенҗе Имамгалиева белән дә аралаштык. Аның әйтүенчә, галимне Казанда җирләргә җыеналар, чөнки ул аның васыяте булган.

- Әгъдәс абый көндезге сәгать өч тулып киткәч, хастаханәдә вафат булды. Аның әйтеп калдырган васыяте бар. Ул үзен беренче хатынының кабере янында җирләргә кушты. Иң беренче чиратта Мәскәүдә хушлашу чарасы узачак. Аннан соң мәрхүмнең җәсәде Казанга кайтачак һәм Иске татар зиратында җирләнәчәк, - диде ул.
  • Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов чыгышы белән Сарабиккол авылыннан (хәзерге Лениногорск районы). Әти-әниләре Камышлы авылына күченә. Бөгелмәдә, Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумында укый. 1938 елны, ихтыяри-ихтыярсыз, Урта Азиягә, Ташкент якларына чыгып китә. Бөек Ватан сугышында катнаша, хәрби хезмәттә кала. Подполковник чинында отставкага чыга. 1947-48 елларда Маргилан шәһәре хезмәт ияләре депутатлары башкарма комитеты секретаре, 1948-49 да Фирганә шәһәр прокуратурасы тикшерүчесе (Үзбәкстан). 1949-51дә Таҗикстан ССР Министрлар Советы каршындагы Сәнәгый хезмәттәшлек идарәсендә юрист-консультант. 1951-53тә Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Сталинабад филиалында өлкән укытучы, директор. 1953-58 дә Таҗик университетында, 1958-59 да Казан авиация институтында укыта. 1959-60 та КПССның Татарстан өлкә комитетында мәктәпләр һәм фән бүлеге мөдире. 1960-61 дә Казан педагогия институтында марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире. 1961-73 тә Казан университетында, 1973-79да Мәскәү гражданнар авиациясе инженерлары институтында укыта. 1979 елдан Мәскәү консерваториясендә, 1981-85тә марксизм-ленинизм кафедрасы профессоры. 1987 дән Россия гуманитар университетында (Мәскәү): КПСС тарихы (1988 гә кадәр), 1988-90да сәяси икътисад һәм фәнни коммунизм, 1990-92дә икътисад һәм социаль-сәяси фикер, 1992-93 тә икътисади тәгълиматлар тарихы, 1993-97 дә философия һәм хуҗалык социологиясе, 1997-98дә - икътисади теорияләр, 1998 дән социология кафедралары профессоры.

Хезмәтләре Россиядә 20 нче йөз башы буржуаз юнәлешле сәяси партияләр хәрәкәтенә, 1917 елгы Октябрь революциясе тарихына, фәлсәфәгә, хәзерге заман милли мөнәcәбәтләргә һәм милли-мәдәни автономия мәсьәләсенә карый.

Ә.Борһанов татарларның милли бәйсезлек хәрәкәтенә багышланган мәкаләләре бар. Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаенда (1989 ел), 2002 елда Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда Мәскәү татарларыннан делегат буларак катнашты. Россиянең милли мәдәни-мохтарияте кануны эшләнгәндә (1996 ел), Россия Дәүләт Думасына автор-консультант буларак җәлеп ителгәнлеге билгеле. (Белешмә "Заман сулышы" газетасыннан). 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100