Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар халкы өчен эшләгән бөек шәхес". Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Тимур Акуловны искә ала

Бүген, 2 майда, Дәүләт Думасының алтынчы чакырылыш депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды. 90 елларда аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре хатирәләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
"Татар халкы өчен эшләгән бөек шәхес". Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Тимур Акуловны искә ала
90 елларда Татарстан яңа шартларда чит илләр белән тышкы элемтәләр булдыра. Гадәти булмаган икътисади һәм сәяси шартларда эшчәнлек алып бару стандарт булмаган алымнар һәм кыю карарлар таләп итә. Республика җитәкчелегендә әлеге юнәлешне башлап йөрүче - Тимур Акулов. Ул 1991 елны Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе була. 1995 елны Татарстан президентының Тышкы элемтәләр Департаментын җитәкли. 1995 елда Әфганстанда әсирлеккә алынган Татарстан очкычларын азат итүдә Тимур Акулов төп рольне уйнаган шәхес. 



Тимур Акулов Иран делегациясе белән очрашу вакытында. Фото: Расих Фәсхетдинов

"Татарстанның тышкы эшләр министры"


Рафаил Хәкимов - Татарстан Фәннәр академиясының Тарих институты директоры, Татарстан президентының элекке дәүләт киңәшчесе: 



Бик зур югалту. Тимур Акулов бар яктан да булган кеше иде. Акыл, холкы, үз-үзен тотышы белән һәрчак үрнәк булды. Бу бөек шәхес хакында көннәр буе сөйләргә мөмкин, мин аны бик нык хөрмәт итәм.

Шуны әйтергә кирәк, 90нчы еллар бүгенге кебек тыныч еллар түгел иде. Анда без ничек тышкы элемтә белән эшләргә кирәклеген белмибез, Мәскәү каршы торды, кая гына барсак та ачык йөз белән каршы алучы булмады. Партизаннар кебек яшәдек, бер әйбер дә эшләргә ярамады. Ул елларда бөтен тышкы эшләрне Тимур Юрьевич оештырып йөрде. Без аны беренче тышкы эшләр министры дип атап йөрттек.

Гомумән, ул Республика өчен бик күп эшләр башкарды. Барлык законнарны белеп, эшен җиренә җиткереп эшләде. Тырыша торгач Россия безгә уңай карый башлады, безне таныды һәм аңлады. Гарәп, Европа илләре белән дуслык җепләре урнаштырдык. Бүген ТР президенты Рөстәм Миңнеханов кайсы гына илгә эш сәфәре белән барса да аны зурлап каршы алалар. Бу без 90 елларда эшләгән хезмәт нәтиҗәсе. Тимур Юрьевич Республикаге авыр, катлаулы чорда зур ярдәм күрсәтте, шуның белән тарихка кереп калды. Минтимер Шәймиев та аның тырышлыгын хуплады, эшен уңай бәяләде.

Ул яхшы дус та була белде. Аның белән көнгә 4-5 тапкыр күрешә идек. Аппаратта эшләгәндә бары тик миндә генә компьютер бар иде, шуңа күрә бергәләп килешүләр төзегән чаклар истә калган. Соңгы тапкыр 29 апрель көнендә телефоннан аралаштык. Дәваланып хастәханәдән чыгуын әйтте, ләкин бик авырлык белән генә сөйләште.

"Затлы, зыялы кеше"

Ринат Мөхәммәдиев - язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе:



Бөтен Татарстан халкы гына түгел, читтә яшәүче милләттәшләребез дә бүген Тимурны искә аладыр. Чөнки аны белмәгән кеше сирәк. Без аның белән дусларча аралаштык. Башка җәмәгать эшлеклеләреннән аермалы буларак, ул якты йөзле, гади ләкин шул вакытта затлы, зыялы кеше иде. Кояш кебек балкып каршы ала һәм озатып кала. Аның кебек чиста йөрәкле, ачык күңелле кешене башка белмим. Мәскәүдә нинди генә зур түрәләр янына кермәсен, алар белән уртак тел табып уңай фикергә килә алды. Килеп туган катлаулы мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итәргә сәләтле иде.

"Аның ярдәме белән безне хәзер бар җирдә дә беләләр"


Шамил Агеев - Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе:



Мин авыр хәбәрне ишеткәч, өнсез калдым. Соңгы вакытта авырый иде, ләкин арабыздан шулай иртә китеп барыр дип уйламадым. Күптән түгел генә 65 яшьлек туган көнен уздырды. Котларга шалтыраттым, бик озак сөйләштек.

Тимур Юрьевич – бай тәҗрибәгә ия, яхшы әзерлекле, республика халкының күп мәсьәләләрен чишкән кеше. Алдынгы карашлы, сәләтле, бөек шәхес иде. Ашыкмыйча, уйлап башкара иде һәрбер эшен. Гомеренең соңгы көненә кадәр республиканың иҗтимагый тормышында кайнап, чын мәгънәсендә янып яшәде. Туктаусыз хәрәкәткә омтылды, халыкка файда китерү теләге белән янды.

Тимур Юрьевич иң беренче дипломатик мөнәсәбәтне Төркия белән булдырды. Соңрак Испания, Иран кебек чит илләргә юл салды. Аның ярдәме белән безне хәзер бар җирдә дә беләләр. Эш сәфәре белән 26 тапкыр Әфганстанда булып талиблар белән сөйләшүләр алып баруы гына да ни тора.


"28 тапкыр Кандагарда булды"

Римзил Вәлиев - журналист, җәмәгать эшлеклесе: 

Тимур - мөләем кыяфәтле, һәрчак елмаеп тора торган кеше иде. Аның 20-30 ел бер хезмәттә булуы, тугры икәнең күрсәтте. Ул Татарстанның тышкы элемтәләрен булдыручы, нигез салучы. Көнчыгыш, гәрап телләрен белде, тәрҗемә итү белән шөгыльләнде. Чит илләр белән мөнәсәбәт урнаштыру безнең өчен шаккатырырлык вакыйга иде. Татарстанның чит ил президентын кабул итүе мөстәкыйльлекнең бер билгесе иде. Хәзер генә ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чит илгә барып түрәләр белән очрашуы берәүне дә гәҗәпләндерми. Барлык эшләрне башлап җибәрүче Минтимер Шәймиев булды, ләкин гамәлгә ашыручы Тимур Акулов иде. 

Эш сәфәреннән кайтканнан соң матбугат конференцияләре уздыра, без аның сөйләгәнен йотлыгып тыңлый идек. Тимур бу эшләрне ипләп алып барды. Сәясәт, дин белгечләре, җитәкчеләр белән уртак тел таба иде. Аның янына керәсең, телефоннан бер кеше белән гарәп телендә сөйләшүләр алып барганы истә калган. Мин аңа, юри төрттереп, син грузин телендә бик оста сөйләшәсең дидем. Ул ачуланмый, рәхәтләнеп көлә иде. Нинди генә авыр чорда хезмәт итсә дә, җитәкчеләрдән кискен сүзләр ишетсә дә ул аларны йомшартып алып барды. 

28 тапкыр Кандагарда булды, ул булмаса очучылар шунда калыр иде. Россиянең кайбер самолетлары, корабльләре анда әсирлектә калды. Аларны кайтарып булмады. Тимур - чын дипломат булды. Шундый авыр чорда да чыдам булып эшләде, зарлануны белмәде.

"Татар халкы өчен ныклап эшли торган бөек шәхес"


Индус Таһиров - Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы:




Тимур Акулов минем күз алдымда югарыга күтәрелде. Хезмәт юлын укытучы буларак башлады. Мин декан булып эшләгән факультетның фәнни коммунизм кафедрасына килеп керде. Шул чорда без дуслаштык һәм аралашып киттек. Ул студентлар белән актив эш алып барды, төрле чараларда катнашты. Берничә чит тел белә иде, шуның аркасында дипломатик юнәлештә дә үзен күрсәтә алды. 1991 елны Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе итеп куелды. Анда да үзен яхшы яктан гына күрсәтте, тырышып, намус белән эшләде. Тышкы элемтәләр Департаментын да актив җитәкләде. 

Татар халкы, Республика өчен ныклап эшли ала торган, бөек шәхес булуын күрсәтте. 90нчы елларда кулга-кул тотынып эшләмәсәң бернидә булдырып булмый иде. Республикабызның суверенлык юлына баскан чорлары ул. Дәүләт эшлеклеләре белән бергәләп без шушы көрәшне алып бардык. Бу эштә без зур дәрәҗә, уңышларга ирешкәнбез икән, монда Тимур Акуловның өлеше бик зур.

Мәрхүм белән хушлашу 3 майда 10.00 сәгатьтә Кариев исемендәге театр бинасында (Петербург урамы, 55б йорт) узачак. Тимур Акуловның "Татар-информ"га биргән интервьюсы. Төп фотода Тимур Акулов Ринат Нәбиев белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100