Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар халкы булганда телевидение ничек бетсен ди?"

Татарстанда телевидение барлыкка килгәнгә 60 ел. Казанда беренче тәҗрибә телетрансляцияләре 1955 елда Казан университетыннан башлана. Телевидениенең туган көне булып 1959 елның 3 ноябре санала. Шул көннән башлап Шамил Усманов урамындагы телестудия бинасыннан даими рәвештә телетапшырулар башлана. Телевидениенең 60 еллык юбилеена җыелган кунаклар бүгенге һәм кичәге телевидение хакында сөйләде.

news_top_970_100
"Татар халкы булганда телевидение ничек бетсен ди?"
  • 1992 елда "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе оештырыла. 1990 елларда "ТРТ" каналы (Татарстан радиосы һәм телевидениесе) оеша, әмма 2000 елларда ул "Россия" каналына күчә. 2004 елның 24 декабрендә компания ДТРК филиалы була. Бүгенге көндә компания директоры — Фирдүс Гыймалтдинов.

Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ВГТРК филиалы "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов

Кунакларны Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казан телевидение студиясенең 60 еллыгы белән котлады. 

“Казан телевидениесе студиясе берничә дистә еллар дәвамында татарстанлылар өчен туган телдә сөйләүче бердәнбер телеканал булып торды. Татарстан телевидениесе өчен өлеш керткән барлык ветераннарга рәхмәтлемен. Бүген дә аларның залда булуларына сөенәм. Сезнең алдыгызда баш иям”, - диде ул.

Әсгать Сәфәров Татарстан Президенты котлавын да ирештерде. "ДТРК “Татарстан” телевидениесе әзерләгән тапшыруларны бүген миллионлаган тамашачы көтеп ала. Казан студиясе Татарстан телевидениесенең барлык тармакларының башлангычы булып тора. Шушы еллар дәвамында без киңкырлы журналистлар, операторлар, режиссерлар үстердек”, - диде ул.

“Барлык коллегаларга һәм ветераннарга Татарстан өчен бәяләп бетергесез булган мәгълүмати эшчәнлекләрендә рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да яңа иҗади уңышлар, күпсанлы тугры тамашачылар теләп калам”, - диелгән иде Рөстәм Миңнеханов котлавында.

Әсгать Сәфәров, ветераннарга мактау дипломнары тапшырып, рәхмәтен белдерде. “Хөрмәтле милләттәшләр, дөнья белән мәгълүмат идарә иткән заманда, сезгә тугрылык саклап, үз профессионал йөзегезне югалтмыйча, иҗат итүегезне, Казан телевидениесенең традицияләрен дәвам итүегезне телим”, - дип теләкләрен җиткерде ул.

"Безнең бурычыбыз – буыннар элемтәсе булдыру"


ДТРК “Татарстан” директоры урынбасары Дмитрий Второв Казан телевидениесе студиясендә эшләгән ветераннарны җыя алганга куануын әйтте. 

 - Төп максат – Казан телевидениесендә эшләгән ветераннарны җыю. Аллага шөкер, телевидение башлангычында хезмәт куйган коллегаларыбыз бүгенге көндә исән-сау. Алар арасында режиссерлар, операторлар, алып баручылар һ.б. Иң күркәм дикторларыбыз, кызганыч, безнең арада юк, әмма алар бүген безнең янда кебек, чөнки без архивтан видеоматериаллар әзерләдек, - диде ул.

Дмитрий Второв фикеренчә, хәзерге телевидение буыны бөтенләй башка. 

- Шуңа күрә безнең бурычыбыз – буыннар элемтәсе булдыру. Телевидениедә эшләп киткән кешеләргә бүген үзара аралашып, күрешеп алырга бер форсат туды. Шулай ук арабызда булмаган коллегаларыбызны да искә төшердек, - дип сөйләде ул.

Телевидениенең роле кимемәдеме?

Телевизион техника инженеры булып эшләгән Илгиз Гыйззәтуллин телевидениегә 48 ел гомерен багышлаган. 

- 1966 елда кергән идем. Бөтен тапшырулар да исемдә. Нәрсә бирәләр, шуны алып бара идек. Иң баштан ук беренче диктор Иркә Сакаевалар белән “Вечерняя Казань” тапшыруында эшләдем. Барысы да тапшыруны телевизорлардан күзләрен ала алмыйча карыйлар иде...

Илгиз Гыйззәтуллин бүген дә телевидениедән аерыла алмавын әйтте

- Телевидениенең бүгенге көндә роле зур. Мәсәлән, мин һава торышын шуннан карап беләм, - диде ул.

Тәнкыйть кәнфит түгел

60 еллык юбилей тәҗрибә аралашу мәйданчыгына да әйләнде. Ветереннар хәзерге телевидениегә карата тәнкыйть сүзләрен дә җиткерде.

- Фон музыкаларын дөрес куя белмиләр. Һәм тапшыруда сөйләүче кешенең тавышы шул музыка яңгырашы белән каплана, берни дә ишетелми. Алар чаманы аңламый. Төймәгә басалар да, музыканы бар тавышка акырталар һәм бетте. Беренче планда түбән регистрдагы бәрмә музыка ишетелә. Концертларда да шул ук хәл күзәтелә, җырчыларның тавышлары икенче планга кала, берни дә аңлашылмый”, - ди Казан телевидениесендә 1961–1994 елларда монтажер булып эшләгән Сания Кудрявцева.

Сания ханым бәйрәмдә коллегаларын очраткач, сөенгәне турында сөйләде. “Алла боерса, быелның ноябрендә миңа 81 яшь тулачак. Кайсы гына фамилияне атамасыннар, барысы белән дә сокланам, бездә искиткеч кешеләр эшләде. Киноматериаллар белән эш иттем. Телевидение бөтен республикага бер иде. Телевидениене күзәтеп барам, бүгенге көндә ул иҗади яктан бик саеккан”, - диде ул.

Диктор Рөстәм Нәбиуллин

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, атаклы диктор Рөстәм Нәбиуллин янына килгән барлык журналистларны да кире борды. Әмма "Татар-информ" журналисты белән сөйләшүдән баш тартмады. Аз гына әйтте, әмма һәр сүзе алтын.

- Яшь журналистларга каләмнәрен очларга тәкъдим итәм. Татар халкы булганда телевидение ничек бетсен ди? Телевидениене күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, һәр заманның үз өстенлекләре бар. Бүгенгесен сөйләсәң - тегене яманлау түгел, элеккегесен сөйләсәң - бүгенгене хурлау түгел!

Телевидениенең авторитетын төшерергә ярамый 

Казан телевидениесендә 45 ел дәвамында мөхәррир булган, бик күп тапшырулар алып барган диктор һәм режиссер Индус Сирматов телевидениенең авторитетын төшерергә ярамый дигән фикердә. Ул телевидениедә 1963 – 2005 елларда эшләгән.

- Элекке елларда телевидениене дөньяның сигез могҗизасына кертәләр иде. Телевидение һәрвакытта да алдагы урында булды. Хәзер дә шулай ул. Ләкин моны, миңа калса, күп каналларда аңлап җиткермиләр. Бигрәк тә бу Мәскәү телеканалларында сизелә. Ничектер тәрбиясезлек, әхлаксызлык күренешләре бар. Алар бит булырга тиеш түгел.

Ул вакытта безгә, мөхәррирләргә һәм журналистларга тапшырулар алып барырга рөхсәт ителмәде, без аларны бары тик әзерләдек кенә, дикторлар алып барды. Без яшьләр тормышының барлык юнәлешләрен — колхоз һәм иҗади яшьләр, студентлар темаларын колачладык. Безгә атна саен ярты сәгатьлек тапшыру әзерләргә кирәк иде.

Телевидение әбиләр дә, балалар да – бөтенесе карый. Программа алдыннан да яшь чиген әйтеп куйган булалар, әйтик, плюс унике дип. Аны бала карап тормый бит, ул экранга карый. Шуңа күрә телевидениедә бик нык тәрбия ягына игътибар бирергә кирәк.

Мәгълуматларның дөрес булмаганнары да бар. Ашыгычлык белән шулай килеп чыга микән, үзләрен күрсәтәселәре киләме, белмим. Телевидение керә башлаган вакытта да газеталарга бик ышанмыйлар иде, радиога сөйләгәнгә дә икеләнебрәк карыйлар иде. Ә телевидениедә диктор тамашачы белән күзгә-күз карашып сөйләшә, телевизордан әйткәнне дөрес дип саныйлар.

"Чара" һәм "бүгенгесе көндә"

Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш хата ясала торган сүзләр дип “чара”ны һәм “бүгенгесе көндә”не атады. 

- Мин телевидениедән җиде ел элек киткән идем, бөтен журналист “чара”сыз калды. Татарда шундый мәкаль бар: Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума. “Чара” шул чакта гына кирәк. Сабантуй чарасына барган идем, диләр. Чара сүзе ул чарасызлыкта гына кулланыла. Бәйрәм – бәйрәм инде ул. Руслар да бит бәйрәм чарасы дип әйтми, “мероприятие” дип кенә әйтә.

“Бүгенгесе көндә” конструкциясе дә шул ук, “бүген” - "бу көн" дигәннән алынган, ягъни "бүген" сүзен куллану да җитә.

Мин үзем “телевидение” сүзен һәм “телевизионщик” дигән кешене яратам. Ул шунда ук минем туганыма әйләнә. Мин илле елга сузылган телевизион тормышымны бәхет дип саныйм. Ләкин без саектык. Без теге заманда яшәгәнгә күрәдер, бу заманга ияләшә алмыйбыз.

Мәсәлән, интернеттан карыйлар да, мәгънәсез әйбер сөйләп утыралар. Журналистлар рәхәткә чыкты хәзер: башыңнан бернәрсә дә уйлап чыгарырга кирәкми, теләсә каян ал, сатып аласыңмы, урлыйсыңмы. Ә безгә “яңа проект” дип кенә әйтәләр иде. Ел саен яңа проект эзләп утыру бик җайсыз. Аларның тормышлары җиңеләйде, тамада булу өчен менә дигән форсат, ә мин яратмыйм андыйларны, мин әле дә оялам.

Казан телестудиясе турында фактлар

1. Казанда беренче телевидение тапшыруын караган кеше - "Почтовый ящик 423" дип аталган хәрби завод инженеры Владимир Сорвин. Ул 1939 елда телевизион приемникны радиодулкыннарга тапшыра һәм тавышсыз сурәтләр күрүгә ирешә. "Кешене предметтан аерып була иде", - дигән ул. Бу очрак Казан телестудиясе тарихына язылган. Мәскәү телеүзәге 1938 елда эшли башлаган була.

2. 1955 елда бер төркем энтузиастлар - Алексей Трашков, Александр Канцевич, Георгий Бобек, Евгений Шапиро телецентр төзергә була. 27 февральдә "Большой вальс" фильмының трансляциясе була, аны 15 километр радиуста карап була. 

3. 1955 елның 8 мартында Казанда беренче тапшыру чыга. 

4. Ул вакытта сатылган бердәнбер телевизор - "КВН-49", ул аны ясаучылар исемнәре белән аталган: Кенигсон, Варшавский, Николаевский. Аны сатып алу өчен 6 ай чиратта торырга һәм атна саен килеп чиратта торуыңны расларга кирәк булган. Чиратта торуны раслар өчен тамганы... кул учына салганнар.

5. Казан телевидениесен булдыру турында ТАССР Министрлар Советының Карары 1955 елның 18 ноябрендә чыга.

6. 1959 елда Казанда телестудия даими рәвештә трансляция башлый, ә 1961 елга Татарстанда 25,5 мең телевизор була инде.

Абдулла Дубин һәм Галина Зименкова


Рөстәм Нәбиуллин һәм Эльмира Хамматова


Эльмира Хамматова




Казан телестудиясенең 60 еллыгыннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100