Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар гаиләсендә хатын-кызлар, милләт өчен дип, кыйналып үләргә тиешмени соң?

Җырчы Сөмбел Заһидуллина үзен әтисе кыйнавы хакында пост урнаштыргач, социаль челтәрләрдә укучылар икегә бүленде. Берәүләр кыз өендәгене читкә чыгармаска тиеш ди, икенчеләре аны хуплый. Журналист Нәзилә Хуҗина бу вакыйгага карата фикерен белдерде.

news_top_970_100
Татар гаиләсендә хатын-кызлар, милләт өчен дип, кыйналып үләргә тиешмени соң?

Кичә җырчы кыз әтисенең кыйнавы турында инстаграмда сөйләп, бөтен дөньяны шаулатты. Андый вакыйгалар турында язылган постларның комментарийлары бик эчтәлекле була, гадәттә.

Монда да комментарий язучылар ике армиягә бүленгән. Мин Сөмбелне яклаучылар ягында. Моңа кадәр андый җырчы барын белми дә идем. Белдем.

Комментарийларны укып утырганда, бер журналист әфәнденең сүзләре бигрәк тә ачуны чыгарды.

Имеш, мондый пычракны тышка чыгару — милләтне, татарны мыскыллау була икән!

Монда милләтне Сөмбел каралтамы, әллә әтисеме?

Аннан «татарлар андый булмаган», «татар милләте андый булырга тиеш түгел» кебек сүзләр минем күңелне болгата. Татар гаиләсендә хатын-кызлар милләт өчен дип, үзләрен корбан итеп, кыйналып үләргә тиешмени соң ул? Ни өчен безне дәшмәскә, тешне кысып түзәргә өйрәтәләр, өндиләр? Авызыңда кара кан булса да, кешегә күрсәтмәскә кушалар. Күрсәтсәң ни була? Бәлки, кешегә алай җиңелрәктер?! Бәлки, кеше үз мисалы белән башкаларны афәттән саклап калыр? Проблема чишелешенә әзме-күпме юл ачар.

Әнә шулай бөтен проблеманы, борчуларны, кимсетүләрне эчкә җыя-җыя чирләшкәгә әйләнәбез бит инде! Чирләрнең нәрсәдән чыкканын барыбыз да белә бит, югыйсә! Нервлардан!

Беренче чиратта, милләтне түгел, үзеңне уйларга кирәк! Бәхетсез кеше милләтне бәхетле итә алмый! Бәхетле итәрлек эш тә кыла алмый!

Башка милләт кешесенә кияүгә чыкканнарны да «милләтне сатучылар» дип сүгәргә яратабыз без. Татарга чыгып, бәхетсез булса булсын, ләкин милләткә генә хыянәт итмәсен!

«Яшә матур гына кыйналып, дәшмичә, синең проблема кемдә юк!» - дигән фикердә торучыларга да аптырыйм.

Безнең халыкның баш мие «ярамый», «кеше ни әйтер», «туганнардан яхшы түгел»ләр белән шыплап тулган. Әнә шул нәрсәләр күп очракта бәхетле булырга, үзебез теләгәнчә, йөрәгебез кушканча яшәргә комачаулый. Йөрәгебез авызына мең кат пластырь ябыштырып, күңел ишекләренә мең кат йозак элеп, «безнең халык андый булмаган» дигән «плакатлар» тотып, алга чабабыз!

Эчтән бәхетле кеше генә тышка бәхет нуры чәчә, башкаларны бәхетле итә ала.

Бу вакыйгага кайтып, тагын шуны әйтәсе килә: әти кеше кыз балага кул күтәрергә тиеш түгел. «Тиеш», «тиеш түгел» сүзләрен яратмасам да, бу юлы шулай кычкырасы килә. Әле бер блогердан: «Без дә шулай кыйналып үстек», - ише сүзләр ишетеп калдым. Сез кыйналгансыз икән, бөтен гаиләдә шул хәл булырга тиеш дигәнне аңлатамы? Аннан шуны күзәтәм: ирләр бу очракта әти кешене яклый кебек. Шәхсән, мин әтинең кул күтәрүен түгел, кырын күз карашын да авыр күтәрәм. Әле ярый Аллаһы Тәгалә миңа сабыр, чын ирлек сыйфатларын югалтмаган әти насыйп иткән! Аннан үзебез дә әти сүзеннән беркайчан чыкмадык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100