Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасының җырчылары бертөрле темага фотосессия ясаган

news_top_970_100
Татар эстрадасының җырчылары бертөрле темага фотосессия ясаган
Фото социаль челтәрләрдән

Ниһаять, урамда – җәй! Бу көннәрдә бар дөнья шау чәчәккә һәм хуш искә күмелде. Паркларда, болын-кырларда матурлык вә хозурлык…

Татар эстрадасы йолдызлары да мөмкинлектән файдаланып калырга булган. Алар алмагач, тузганак чәчкәләре белән фотосессия ясаган. Ә аларның иҗатын һәм шәхси тормышын күзәтеп баручылар исә сокланулары турында комментарийларны кызганмаган.

Фотога төшерергә оста дус кызларың булганда, бернинди профессиональ фотографлар белән фотосессия кирәк түгел», – дип язган җырчы Рузилә Хәйретдинова яңа фотолары янына. Ә алар, чыннан да шәп килеп чыккан.

Күп балалы гаилә – Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина тузганаклар белән фотога төшкән. Рәзил хәләл җефетенә тәкыяне дә үзе үреп биргән.

Эстраданың гүзәл ханымнары Ильмира Нәгыймова белән Гөлназ Сираева профессиональ фотографны сайлаган. Әлеге гүзәл ханымнар уртак фотосессия ясаган. Матур бит?!

Әлеге җырчыларның кем булмауларын белмәүче егетләр дә «матур», дип комментарий калдырган. «Ильмира, бер дә үзгәрмисең, чибәркәй», «Бик матур, яшьлек үзе матур», «Шәп инде» дигән комментарийлар белән күпсанлы смайликлар да калдырган җырчыларның виртулаь дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100