Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасының ике җырчысы өйләнешкән

news_top_970_100
Татар эстрадасының ике җырчысы өйләнешкән

Салават Фәтхетдинов укучысы, хәзер Ильмира Нәгыймова төркемендә эшләүче Регина Рәшитова музыкант, шулай ук танылып килүче җырчы Салават Шәрифуллинга кияүгә чыккан. Яшьләр бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Салават Регинага көз башында, концерттан соң бик матур итеп тәкъдим ясаган иде. Ильмира Нәгыймова яшьләрнең ул бәхетле мизгелләрен сторисларында да күрсәтте.

Регина белән Салаватка юлланган күп санлы теләкләр арасында сәхнәдәш дусларының да комментарийлары бар. «Кадерлеләрем минем, бәхетле булыгыз», – дигән Ильмира Нәгыймова. «Урра, котлыйбыз, күршекәем», – дип Алинә һәм Азат Кәримовлар да язып калдырган. «Бәхетле, озын гомерле булыгыз. Чын күңелдән тәбриклим», – дигән Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән Лия Морис.

Салават Шәрифуллинның «Сөйгәнем», «Адаштык», «Кабатласак иде биюне» кебек җырлары яшьләр арасында популяр. Регинаның иҗаты белән Ильмира Нәгыймова концертларын яратучылар таныш. Аның «Моңнарымны бүләк итәм», «Алданма», «Сүзләрең» һәм башка җырлары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100