news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасының иҗади гаиләсе шатлыклары белән уртаклашты

news_top
Татар эстрадасының иҗади гаиләсе шатлыклары белән уртаклашты
Фото: Ләйсән Сөнәгатованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасының иҗади парларының берсе – Айрат Ильясов белән Ләйсән Сөнәгатова – шатлыклары белән бүлеште. Алар зур эшкә тотынган – артистлар гаиләсе йорт сала башлаган. Бу хакта алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә уртаклашты.

«Минем күптәнге хыялым чынга аша. Безнең зур йортыбыз», – дип шатлыгы белән уртаклаша җырчы Ләйсән Сөнәгатова

Алып баручы Айрат Ильясов йорт өчен китерелгән төзелеш материалларын күрсәтсә, аның җырчы хатыны йорттагы бүлмәләр белән таныштырды. Әле йортның эчке эшләренә тотынмауларына карамастан, җырчы һәр хуҗабикә өчен мөһим булган мәсьәлә буенча ярдәм сорады. Ул «кухня»га кайда заказ биргән идегез» дип сораштыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар