
Бүген татар эстрадасының тагын бер буйдагы «камыт киде». Җырчы Илдус Садыйков үзенең сөйгәне Ләйлә белән гаилә корып җибәргән. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырчы Зәринә Хәсәншина хәбәр итә.
«Тагын бер иҗатташ егетемне өйләндерәм бүген. Ниһаять, инде әйтергә, күрсәтергә ярый. Без төшергән төрек сериалларының инициаторы – Илдусның хатыны Ләйлә. Чынлыкта без – яхшы дуслар.
Бәхетле булыгыз, Ләйлә, Илдус», – ди ул.
Илдус Садыйковны соңгы вакытта Зәринә Хәсәншина белән кавыштырып куючылар да бик күп иде. Җырчылар үзләре дә бер-берсен яратучы парны яхшы «уйнады». Егет белән кызны хәтерләткән фотолар да куйдылар, «Постучись в мою дверь» cериалының татарча версиясен дә төшерделәр, дуэт җырлар да иҗат иттеләр. Баксаң, болар барысы да иҗади дуслык кысаларыннан чыкмаган икән.
Илдус Садыйковны тиң ярын очратуы белән котлыйбыз! Мәхәббәтегез гомерлек булсын!