«Татар эстрадасында яңалык» — Марат Яруллин, тере каз күтәреп, кыз ярәшергә барган
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы фильм-клип төшергән.

Мәскәү җырчысы Марат Яруллин «Ал гөлләрем» җырына 15 минутлык клип төшергән. Бу клип кыскаметражлы фильм кебек килеп чыккан. Аның сценариен Тимур Ганиев һәм Артём Курганский белән Марат үзе язган.
Марат туганнары, әти-әнисе белән авылда яши. Чәй табыны артында якыннары аның һаман өйләнмичә йөрүенә борчыла. Маратка кәләш сайлыйлар, һаман өйләнмәсә, армиягә җибәрү белән куркыталар.
«Бар, бар минем сөйгән кызым», — дип әйтеп ташлый армия сафларын күз алдына китергән Марат. Гади авыл егете Мәскәүдә яшәүче танылган блогер кызга гашыйк булган икән. Маратның сөйгәне ролен блогер Эльвина Галләмова уйный. Озак та уйлап тормыйча, Маратның туганнары тере казлар, күчтәнәчләр күтәреп, Мәскәүгә кыз ярәшергә бара.
Клипка Маратның инстадуслары мөкиббән киткән.
«Клибыңны гаилә белән карадык. Рәхәтләнеп көлештек. Көчле клип булган. Бу татар эстрадасында яңалык. Алга да уңышлар»;
«Бу бит кинодан да шәп»;
«Сине искиткеч зур уңышлар көтә! Шәп булган бу, брат»;
«Клипта сез күрсәткән әййберләр генә ни тора. Каз, элек модада булган киемнәр, пальто, буыннан-буынга күчә торган кул сәгате»;
Кыскасы, шундый эчтәлектәге комментарийлар бик күп. Халык клипның икенче өлешен төшерүләрен сораган.
Марат Яруллинның бүген, 29 май, туган көне дә әле. Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!