Соңгы арада татар эстрадасы җырчылары бик актив рәвештә рус телендә җырлар чыгара башлады. Алар рәтенә тагын бер популяр җырчы – Дилә Нигмәтуллина өстәлде. Рус телендә «Ты мой свет» җырын тәкъдим итүе турында җырчы үзенең сәхифәсендә хәбәр итте.
«Дуслар, мин хәзер актив рәвештә концертларга әзерләнәм, сәхифәмне алып барырга вакытым да җитеп бетми. Тик бүгенге яңалыкка аңлатма бирми кала алмыйм, чөнки бу – минем өчен бик зур вакыйга. Бүген без минем яңа җырым чыгуы турында хәбәр иттек. Моңа әйбәтләп әзерләндек, матур видеолар төшердек. Җыр гадәти түгел. Минемчә, ул күпләрнең күңеленә хуш килер. Рус телендә җыр чыгару – минем өчен күбрәк, мөгаен, бер «эксперимент» кебек булыр. Карарбыз нәрсә булганын», – дип сөйли ул язылучыларына.
Дилә Нигмәтуллина сәхифәсенә яңа җырдан өзек тә урнаштырган. Язылучылары анда үз фикерләрен калдырган.
«Эт чаба дип, бет чаба инде. Бу Диләгә карата гына әйтелгән фикер түгел, ә бөтен рус телендә җырлый башлаган татар эстрадасы артистларына кагыла. Берсе русча җырлый башлады исә – калганнары да «паровозиком» тагылалар»
«Тавышың матур булса, ул теләсә нинди телдә матур яңгыраячак. Эш репертуарда»
«Дилә, бары тик алга»
«Вау! Бигрәк матур яңгырый. Дилә, хәерле сәгатьтә! Талант һәм матурлык!», – дигән алар.