«Татар эстрадасында мондый клип күргән юк иде»: Марат Яруллин яңа җырын тәкъдим итте
Яңа клипны Салават Миңнеханов та мактаган.
Марат Яруллин «Ике гашыйк» дигән җырга клип төшергән. Премьерасы турында ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.
Тыңлаучылар җырны ошаткан. Салават Миңнеханов та комментарий язган. «Бик текә», — ди ул.
«Режиссер шәп эшләгән. Даһи. Аерылып булмый», «Татар эстрадасында катып калган кысаларны җимерә торган җырлар, клиплар, чыгышларның яңа сыйфатлы форматын барлыкка китерә торган артистны күзәтү рәхәт», «Татар эстрадасында мондый форматтагы клип күргән юк иде әле», дип яза инстачылар.
Марат Яруллинның рус телендә «Татарочка» дигән клибы да бар.
Ул 2017 елда «Кемнәр сине шулай яратыр» дигән җыр да яздырган булган.