Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасында кабат "Буран дулый": Лилия Хәмитова сәхнәгә кайта!

Кичә Татарстанда буран булды. Шул вакыт Лилия Хәмитованың "Буран дулый" җырын исенә төшермәгән татар кешесе булды микән? Җыры белән бергә Лилия дә искә төште. Кайчандыр бик популяр булган җырчы соңгы елларда сәхнәдә күренми бит. Хәзер ул ни белән мәшгуль? Нишләп югалган? Лилиянең үзе белән элемтәгә кердек.

news_top_970_100
Татар эстрадасында кабат "Буран дулый": Лилия Хәмитова сәхнәгә кайта!


- Югалып тордым дию бик үк дөрес булмас, мин бары телевизорда гына күренми тордым. Концертларда мин, сирәк булса да, чыгыш ясыйм. Хәзер мин туган ягым Арчама күчеп кайттым. Башта төп йортта әни янында гаиләсе белән абый яшәде. Алар йорт салып, үзләренә күчкәч, әни янына иптәшкә мин кайтырга булдым. Хатын-кызның һаман йортта нидер үзгәртәсе килә бит, шуңа күрә әни йортында төзелеш эшләре башлап җибәрдек. Бөтен дөньямны онытып, төзелешкә чумып, иҗат белән шөгыльләнергә вакыт та булмады, - дип аңлатты безгә Лилия үзенең югалып торуын.

- Лилия, бар сәбәбе - төзелешме? Башка сәбәпләре дә бардыр бит? Сез бит үз иҗатыгызны нык яратасыз, җырларыгызны яратып тыңлаган тамашачыларыгыз да сезне сәхнәдә бик көтте! 

- Дөресен генә әйткәндә, 5-6 ел дәвамында минем зур сәхнәгә менеп җырлап йөргәнем булмады. Мине кызыксындырырлык җырлар да табылмады. Күңелгә ошамаган җыр белән чыгыш ясасаң, аны бит тамашачы да сизеп ала. Моннан тыш, улым Әмирне тәрбияләүдә дә үз көчемне куясым килде. Баланың үскән чагын күреп каласы килә бит. Иң күңеллесе шул бит аның. Әби тәрбиясендә үскән, безнең яраткан улыбыз инде ул.

- Улыгыз белән аның киләчәк профессиясе турында сөйләшкәнегез юкмы әле? 

- Улым Әмир 7 нче сыйныфта укый. Үзенең булачак һөнәрен ул сәнгать белән бәйләргә тели, әмма бүтән юнәлештә. Ул Арча укучылар сараеның “Нур” балалар телестудиясенә бик яратып йөри. Анда зур кызыксыну белән видеооператор һөнәренә өйрәнә. Әле үзенә 13 яшь кенә булуга карамастан, "Әнием, ниһаять, үзем теләгән һөнәрне таптым бугай", дип, безне сөендерә. Әле кем белә бит: бәлкем, чыннан да, үсеп, талантлы оператор булып китеп, әнисенең җырларына клиплар төшерер, бергә эшләрбез. 

- Лилия, иҗатташ дусларыгыз белән эләмтәдә торасызмы? Сез бит татар эстрадасында зур үрләр яулаган идегез, коллегаларыгыз эшегездән читкә тайпылып торуыгыз турында ниләр әйтә? 

- Әйе, Аллага шөкер, без коллегалар белән гел тыгыз элемтәдә торып, хәлләр белешеп, яшәү белән кызыксынып торабыз. Әле күптән түгел генә Җәвит абый Шакировның “Кәмит-Җәвит” тапшыруында кунак булып кайттым. Анда иҗатташ дусларым белән күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп, күңелле ял итеп алдык. Шулкадәр сагындырылган сәхнә һәм телевидение тормышы, бүген менә әле дә шуның белән бәйле күңелле эмоцияләрне кичерәм. 20 нче февраль көнне “Казан кичләре” концертына чакырдылар. Алла бирса, анда да барып кайтырга ниятлим. 

- Ел башында "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесенә “2018 нче елда тамашачыма үземның исән икәнемне белдерәм" дигән идегез.

- Аллага шөкер, төзелеш эшләре артта калды, улым да үсеп килә, быел иҗатымны үстерү белән шөгыльләнә башларга исәплим. Тиздән, шушы көннәрдә, яңа җырым чыгарга тиеш, шуны түземсезлек белән көтәм. Алда тагын берничә җыр яздырырга чиратта тора, шуңа күрә тиздән тамашачыларым белән күрешербез, Алла бирса.  



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100