Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар эстрадасына Илнар Миранов күптән кирәк иде»

Яшь җырчы Казанда беренче концертын куйды.

news_top_970_100
«Татар эстрадасына Илнар Миранов күптән кирәк иде»
Салават Камалетдинов

Илнар Миранов үзенең дебют концерты өчен «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге Club Hotel залын сайлаган. Матур гына зал: тезелеп утырып карый торган өлеше дә бар, диванга кырын ятарга да була, ашап утыра торган өлеше дә бар, теләгән кеше чыгып бии дә ала.

Белмим, бу оештыручыларга плюсмы, минусмы — концерт алдыннан зал ишеге төбенә озын чират тезелгән иде. Кемдер оештыру проблемалары дип карарга мөмкин, әмма татар җырчысының дебют концертына чират күрү рәхәт инде.

Дөрес, зал 250 кеше сыйдырышлы гына. 100е — урындыкка утырып карый, 150се — диванга җәелеп, салат ашый-ашый карый ала.

Концертның кадерле кунакларының берсе — Илнар Мирановның укытучысы, остазы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева иде.

Винера Ганиева: «Заманында татар сәнгатенең югарылыгын күрсәтү өчен мине чакыралар иде»

Винера Ганиева: «Мин бик дулкынланам. Казан Илнарны күптән белсә дә, ул беренче тапкыр афишалы шәхси программасы белән чыга. Мин тамашачыга аның концерты ошар дип өметләнәм. Бу егет безнең ачыш булачак. Илнар инде үзенең башкаларга охшамаган җырчы булуын исбатлады. Аның тавышы, диапазоны, репертуары үзенчәлекле. Ул чын мәгънәсендә татар җырларын һәм моңын Европа дәрәҗәсендә җиткерә ала торган башкаручы.

Илнар чит ил артистларын да тыңлап, шул ук вакытта үз моңыбызны югалтмыйча эшли ала. Илнар үзен башкалар арасында «ак карга» дип саный. Бүгенге чыгышы белән ул алдагы еллардагы уңышларына да нигез салыр дип уйлыйм. Без әле аның зуррак залларда чыгыш ясавын күрербез.

Илнар төрле телләрдә: инглизчә дә, русча да, татарча да җырлый ала торган җырчы. Аның вокал мәктәбе шәп. Ул миндә дүрт ел бакалаврда, ике ел магистратурада укыды. 22сендә без аңа диплом тапшырачакбыз.

Миңа укырга күп балалар килә бит. Әмма баланың үз тырышлыгы булмаса, укытучыдан гына 100 процент тормый. Илнар дәрестән соң кафедрада калып, нык шөгыльләнде. Ул Казанны бик ярата, чакырган җирдә җырлап кайтса да, мин аны монда төпләнер дип уйлыйм. Аның Казанда калырга теләге зур.

Төп хыялы — татар җырчысы, ләкин Европа дәрәҗәсендәге җырчы булып, Татарстан халкына хезмәт итү. Аны дәүләт дәрәҗәсендә зур кунаклар кабул ителә торган затлы залларга да еш чакыралар. Чөнки иҗатының кунакларга күрсәтерлеге бар. Заманында татар сәнгатенең югарылыгын күрсәтү өчен гел мине чакыралар иде. Хәзер андый чараларда укучыларым катнаша. Мин шәкертләрем белән бик канәгать — йөземә кызыллык китермиләр. Мин аларны үзләрен сәхнәдә затлы тотарга өйрәтә килдем».

«Зәңгәр томан»

Концерт «Зәңгәр томан» белән башланып китте. Бу — Ренат Харис шигыренә Резеда Ахиярова көе. Әлеге җырны без фин татарларының «Башкарма» төркеме башкаруында да беләбез. «Зәңгәр томан» җырына куелган бию — «Казан» бию ансамбленең визит карточкасы. Җырны «Башкарма»ның башкаруы хореограф Сәлимә Әминеваны шушы биюне куярга рухландырган. Венера Ганиева да башкарган бу җырны. Ул Илнар Мирановның да визит карточкасына әйләнергә мөмкин.

Эльмира Кәлимуллина: «Татар сәхнәсенә Илнар Миранов күптән кирәк иде»

Концертның кунагы — Эльмира Кәлимуллина иде. Ул Илнар соравы буенча «Мин сине Ходайдан сорадым» җырын башкарды.

Эльмира Кәлимуллина: «Илнар Миранов — уникаль кеше. Мин аны тыңлап байыйм. Бу концерты аңа алга таба иҗат итәргә көч, энергия бирсен. Безнең татар сәхнәсенә Илнар Миранов күптән кирәк иде. Ул бар һәм бу шатландыра».

Концертның тагын бер кунагы — Эльмир Низамов. Алар күптән түгел генә Илнар Миранов белән яңа җыр иҗат иттеләр. Җырның премьерасы Эльмир Низамовның джаз-кафеда узган иҗат кичәсендә яңгыраган иде. Илнар Эльмир янына кунакка килде. Бу юлы киресенчә — Эльмир Илнарга килде.

Эльмир Низамов: «Эстрада нинди — халык шундый»

Тамашачы Илнарны алкышларга күмгән арада, вакытны әрәм итмичә, Интернетка күз салдым. «Гүзәл Уразова 8 мең кешелек зал җыйган», дигән хәбәр күземә чалынды. Янымнан Эльмир Низамов узып бара. «Эльмир, бу нормаль хәлме?» — дим аны туктатып.

Эльмир Низамов: «Эстрада — ул безнең халыкның көзгесе, эстрада нинди булып күренә — халык шундый. Бүгенге көндә элитар музыка тыңлый торган халык бик аз. Элегрәк ул күбрәк булгандыр дип сизәм, ләкин бүген бу шулай. Әмма мин оптимизм белән яшим. Илнар, Эльмира, мин — без бар әле, күренеп бетмәсәк тә, без күп. Без үз эшебезне эшлибез, белгән кеше безне белә, яратканы — ярата. Сәнгать — нәтиҗәсе тиз генә күренә торган торган юнәлеш түгел. Гасыр йөзен бүгенге көн белән генә күреп булмый. Вакытлар үтәр, без нәрсә калганын күрербез: бәлки — алар, бәлки, без калырбыз, бәлки, барыбыз да калыр. Без барыбыз да тамашачы өчен эшлибез».

Тамашачы Илнарны инглиз, рус телләрендә тыңлады, үзе язган җырлары да яңгырады. Концерт бер сулышта үтте.

Концерт тәмам. Тамашачы алкышлый да алкышлый. Илнар концерт тәмамлануын игълан итәргә әзер түгел иде кебек. Ул югалып калды һәм сәхнәдән дә югалды. Бу аның «инглизчә» китеп баруы булдымы дисәм… Юк, егет яңадан чыкты. Биюче егетләре белән… Ул тагын җырлады.

«Татар җырлары минем канымда»

Концерт җырчыга көч бирәме, әллә ул көче бетеп хәлсезләнеп егылганмы?

Илнар Миранов: Концерттан соң нинди халәттә икәнемне аңламыйм. Тамашачы бик җылы кабул итте, мин бу хакта сәхнәдән өч тапкыр әйттем. Алар мине энергетика белән «капладылар». Концерттан соң егылып ятасым килми. Хөрмәтле тамашачым мине алга таба иҗат итәргә дәртләндерде.

Казанда ачылган яңа җырчыны башка халыклар тартып алмасмы?

Илнар Миранов: Татар җырлары минем канымда, аларны бик яратып җырлыйм. Татар җырлары башкаруымны беркайчан да ташламаячакмын.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100