news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасы җырчысының абыйсы махсус операциядә һәлак

news_top

«Salamandra» псевдонимы белән иҗат итүче татар эстрадасы җырчысы, ИлГәрәйнең администраторы Гөлия Насыйбуллина гаиләсендә зур хәсрәт. Аның бертуган абыйсы махсус хәрби операциядә һәлак булган. Раят гаиләле булган, аның тормыш иптәше һәм балалары калган.

Гөлия якын кешесен соңгы юлга озатуга ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерә.

«Хөрмәтле туганнар, авылдашлар, классташлар. Барыгызга да мең рәхмәт. Шушы олы кайгыбызны уртаклашып, абыемны соңгы юлга озатырга килгәнегез өчен рәхмәт. Кемнәрне күрмәдем, исәнләшмәдем, гафу итәрсез. Абыем бүген бик күп кеше җыйды… Үзенең ни дәрәҗәдә яхшы кеше булуын тагын бер кат дәлилләде.

Абыем һәм әтием, сез хәзер бергә. Сез мәңгегә безнең йөрәкләрдә», – дип яза ул.

Әле күптән түгел генә Гөлиянең әтисе дә вафат булган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар