
«ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында татар эстрадасы җырчысы Игорь Дмитриев кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев аңа әзерләнгән сорауларны тәкъдим итте.
– Битеңдәге шрамнар – группировкада булу нәтиҗәсеме?
– Юк, мин группировкада булмадым. Аллаһ сакласын! Яра 2 курста укыганда клубтан соң сугышып алынды. Ул вакытта миңа 20 яшь иде. Чиратта торганда низаг чыкты. Сөйләшеп торганда, берсе кырыйдан килде дә шешә белән шулай яра ясады. Әле моны беркайда да сөйләгән юк иде. Ул хакта күп сорыйлар инде. Мин «авыр 90 нчы еллар нәтиҗәсе», «батыр ярасыз булмый» дип шаяртып, җаваптан качам.
«Ир-атны яра бизәп кенә тора. Мин моның өчен оялырга, яшерергә кирәк дип санамыйм. Хәтта ул сиңа килешә дә. Син үзеңне ничек бар – шулай кабул итәргә тиеш. Әгәр күңелеңдә яра барлыкка килә икән, Әмирхан Еникиның «Матурлык» әсәрен укырга тәкъдим итәм. Матурлыкның тышкы кыяфәттә булмавын, ә эчке матурлык мөһим икәнлеген аңлаячаксың. Бәрелгән машиналар шәһәр буйлап күп йөри, ләкин алар йөри, хәрәкәт итә», – дип киңәш бирде алып баручы.