Татар эстрадасы җырчысы әни булган: «Бу җырымны беренче тапкыр кызыма башкардым»
Яшь җырчы, Әлфия Авзалова исемендәге премия иясе Татьяна Ефремова әни булган. Бу турыда ул cоциаль челтәрдәге сәхифәсендә язды.
«Йөкле вакытымда ярты ел буе «Үз көең» дигән могҗизалы җыр өстендә эшләдек. Дөньядагы төрле халык уен кораллары тавышы яңгыраган әлеге көй һәрберебезнең бу тормышка үз җыры белән килүен искә төшерә.
Кичә безнең кызыбыз туды. Кичә мин бу җырымны беренче тапкыр кызыма җырладым.
Кичә мин әни булдым», – дип яза Татьяна.
Татьяна һәм аның тормыш иптәшен әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәбез!