Татар эстрадасы җырчысы Айгөл Бариева гаиләсендәге шатлыклы вакыйга белән уртаклашты.
«Әлхәмдүллиләһ! Без ишәйдек! Таныш булыгыз – «Солтанчик». Безгә бәхет китерсен. Бу – чыннан да могҗиза, ул Линарның (җырчының мәрхүм ире) туган көнендә – 14 декабрьдә туган», – дип язган һәм песи баласы белән төшкән фото куйган җырчы.
Ул шулай ук «Солтанның» «әти-әнисе» белән дә таныштырган. «Әтисе безнең мәчегә охшаган», – дип язучы да бар.
«Бетте, Айгөл. Хәзер беркая да чыгып китә алмыйсың инде», – дип язучыга: «Нишләп, бу – инде минем бишенче песи. Бөтен җирдә йөрдек», – дип җавап биргән җырчы.
Песи белән кызыксынучылар җырчыдан хуҗаларның телефон номерын да сораган.
Айгөл Бариева «Персик» кушаматлы песиләре үлде, дип хәбәр иткән иде. Җырчы аны хастаханәгә дә алып барган иде. Песигә «инсульт» диагнозы куйганнар. «Аның җәфалануын күреп, берничек тә ярдәм итә алмау бик авыр. «Персикның» арткы аяклары йөрми башлады. Аңа 16 яшь, кеше яшенә әйләндерсәң, якынча 80 яшь була. Кызганыч, «Персигыбыз» үлде», – дип язган иде ул телеграм-каналында.