news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татар эстрадасы өчен сез бик зур табыш» – Альберт Вәлиуллинның «Гомер агымсу» җыры чыкты

news_top
«Татар эстрадасы өчен сез бик зур табыш» – Альберт Вәлиуллинның «Гомер агымсу» җыры чыкты
Фото: Альберт Вәлиуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасына яңалык булып килеп кергән Альберт Вәлиуллин актив иҗат итә. Яңа җырлары музыкаль мәйданчыкларга чыгып тора. Җырчы чираттагы премьерасын – «Гомер агымсу» җырын тәкъдим итте.

«Җыр текстларыгыз бик мәгънәле. Тавышыгыз моңлы. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Сездәге шарм һәм харизма 100 артистка җитәрлек. Татар эстрадасы өчен сез – бик зур табыш дип саныйм. Үз стилегезне, башкару манерагызны, төс-кыяфәтегезне үзгәртмәгез. Сез ничек бар шулай халык күңелен яулаячаксыз, һичшиксез»;

«Альберт Валиуллин, яңа җырыгыз бик матур, сүзләре, көе дә бик ошады, көненә 20 тапкыр тыңлыйм»;

«Афәрин! Җырларыңа да, үзеңә дә гашыйк», – дип канатландыралар эстрадада үз адымнарын ясап килүче Альбертны.

Аның «Әнкәй», «Күзләреңдә сөю күрдем» җырлары халык мәхәббәтен яуларга өлгерде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар