Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыз турында хыяллана» – Татар эстрадасы Гүзәл Идрисова-Баһның юбилеена җыелган

news_top_970_100
«Кыз турында хыяллана» – Татар эстрадасы Гүзәл Идрисова-Баһның юбилеена җыелган
Фото: социаль челтәр

Татар эстрадасының тыйнак җырчыларының берсе Гүзәл Идрисова-Баһавиева 45 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Күңелле бәйрәмнән фото-видеолар белән аның сәхнәдәш дуслары социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бүлешә.

Бәйрәмнең дресс-коды буларак ак һәм кызыл төс сайланган, кунаклар нәкъ шундый төсләрдә киенгән. Гүзәл үзе кызыл күлмәк кигән.

Сәхнәдән югалган, әмма бәйрәм кичәләрен актив алып баручы Мөнир Рахмаев юбиляр белән рус телендә таныштырды:

–Бизнесвумен, танылган компаниянең Салмачы бистәсендәге филиалы президенты, татар эстрадасында бердәнбер блондин ир-атның хатыны, вокал укытучысы, мәктәптә 120 баласы бар, текә һәм талантлы 3 малайның әнисе. Бар җирдә өлгерә, ир-атларга бай – өендә 4 егете бар, әле кыз турында да хыяллана. Ул җырларга, пешерергә, машина йөртергә, чәчәкләр, ире Илназ Баһны ярата. Бу искиткеч гаиләнең этләре бар, Алсу исемле песие – дус кызы, гүзәл, чын хуҗабикә, мунча һәм шоппинг ярата. Татарстанның атказанган артисты – Гүзәл Идрисова.

Юбиляр алып баручыга кабатланмас эмоцияләр бүләк иткәне өчен рәхмәт белдергән.

Туган көндә җырчының якыннары, туганнары, «Әниләр һәм бәбиләр» проектында катнашучылар – Лилия Муллагалиева белән ире Илсур, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Зәмирә Рәҗәпова, шулай ук сәхнәдәш дуслары Альбина Апанаева, Рифат Зарипов, Айгөл Бариева, Фәридә Әхмәтшина («Алсу – Фәридә» дуэты), Алинә Сафиуллина, Айгөл Нәбиуллина һәм башкалар күңел ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100