Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасы биючесе сәхнәдәшләрен бергәләп... эчәргә чакырган

news_top_970_100
Татар эстрадасы биючесе сәхнәдәшләрен бергәләп... эчәргә чакырган
Социаль челтәрләр

Җырчы ИлГәрәй төркемендә эшләүче татар эстрадасы биючесе Гүзәлия Хөснетдинова үзенең сәхнәдәш дусларына «шәп» тәкъдим белән чыккан.

«Минем матурларым! Минем белән бергәләшеп эчү өчен декабрьдә бик аз урыннар калып бара. Зинһар өчен, алдан язылыгыз», – дигән Гүзәлия. Халыкны тагын да кыздырып җибәрү максатыннан булса кирәк, үзенең үтә дә ачык купальниктан төшкән фотосын да элеп куйган.

Бу тәкъдимгә реакцияләр әллә ни күп булмаган. Илмир Ямалов кына Гүзәлияне бу эштә профессионал дип бәяләп: «Мин бу эш белән профессиональ шөгыльләнәм. Остазым Гүзәлия белән онлайн курслар уздым. Хәзер атнасына 3 тапкыр стабиль, калдырмаска тырышам. Гүзәлия, зур рәхмәт! Барыгызга да киңәш итәм, бик әйбәт остаз», – дип комментарий калдырган аның турында алып баручы, шаяртып.

Әлеге пост кайберәүләрнең кәефен дә күтәреп җибәргән, ахры. «Гүзәлия, үтерәсең син», – дип комментарий язып калдырган җырчы Гөлнара Габидуллина. Гүзәлиянең: «Языл», – дип киңәш итүенә Гөлнара Габидуллина: «Авыл сөтләрен, йомыркаларын кыстырып килермен», – дип вәгъдә биргән.

«Егылып ятып эчә, ди, бу», «Кайсы даталар буш? Әйтә алмассызмы?» – дип тә көлгәннәр Гүзәлиядән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100