Татар эстрадасы артистлары Сабантуйда чыгыш ясау бәяләрен атаганнар. Бу хакта алардан блогер Олеся Лесная сорашкан.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев командасы белән 500-750 мең сумга килергә әзер икәнлеген әйткән. Артист туган яклары Норлатта бушлай чыгыш ясаячагын да искәрткән. Руслан Кираметдиновның чыгышлары 50, ә Ләйлә Галиеваныкы 200 мең сумнан башлана. Ләйлә Галиева көненә өч Сабантуйда чыгыш ясаса, ташлама ясау мөмкинлеге булуын да әйткән.
Алсу Фазлыеваның чыгышлары 300 мең сумнан башлана. Илмира Нәгыймованыкы - 250 мең сумнан. Әлфинә Әзһәмова Сабантуйда җырлаган өчен 500 мең сум сорый. Ул гонорарының зур булуын күптән түгел генә Элвин Грей белән башкарган «Онытмаган» җырының трендта булуы белән аңлаткан.