Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасы артистлары Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара

Тәслимә Низами сүзләренә, Урал Рәшитов көенә иҗат ителгән «Әлдермешкә кайтам әле» җыры - меңләгән кешенең күңелендә, йөрәгендә, телендә яңгыраган җыр. Көе яңгырый башлагач ук, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи күз алдына килеп баса.

news_top_970_100
Татар эстрадасы  артистлары Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле»  җырын башкара
Салават Камалетдинов

Әлеге видеоны җырчының кызы Алсу Инстаграм битенә урнаштырган. «Әниебезнең якты истәлегенә багышлана. Бергәләп яраткан җырыбызны җырлыйк», — дип язган ул.

Ә бүген мәрхүмәнең истәлегенә аның хит булып яңгыраган җырын татар эстрадасы артистлары башкара.

Әлеге җырны Хәния Фәрхинең олы кызы Алия, татар эстрадасы артистлары Илсаф, Раяз Фасыйхов, Айдар Галимов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлнара Габидуллина, Алсу Әбелханова, Гүзәл Идрисова, Илназ Баһ, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Сиринә Зәйнетдинова, Илсөя Бәдретдинова, Чулпан Йосыпова, Илназ Сафиуллин, Вадим Захаров, Элмира Сөләйманова бергәләп башкаралар. Видео легендар җырчыбызның матур фотолары белән үрелеп бара.

Инстачылар җырны бик җылы кабул иткән.

«Урыны оҗмахта булсын», «Шәп килеп чыккан, афәрин, Хәния апаның рухы шат булсын», «Хәния Фәрхине беркем алыштыра алмас», «Бик сагынабыз шул», «Эх, тагын бер концертына барасы иде», — дип язганнар алар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

⠀ Давайте вместе споём всеми любимую песню «Альдермыш» с вашими любимыми артистами ?? ⠀ Режиссер, сценарист Раиль Нуриев @railshowman Сведение, мастеринг Фарит Минебаев @farid.minubaev Фото, видео - Алсу Валик @valikalsu и Раиль Нуриев @railshowman ⠀ #ханияфархи #песниханиифархи #ханияфархивечная #альдермыш #кайтамээлеэлдермешкэ #халыкҗырлары #халыкҗыры #тмтв #татарскаяэстрада #минкульт #эфир #тнв

Публикация от Алсу (@valikalsu)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100