Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар егете Татарстан байрагын Төньяк Американың иң югары ноктасына күтәргән

news_top_970_100
Татар егете Татарстан байрагын Төньяк Американың иң югары ноктасына күтәргән
https://tnv.ru/tat/

Казанда туып, хәзерге көндә Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче татар Искәндәр Шәфигуллин Татарстан байрагын Аляскадагы Денали тавының иң югары ноктасына алып менеп кадаган. Бу хакта ТНВ сайты хәбәр итә.

Тауның биеклеге 6 190 метрга җитә. Ул – дөньядагы иң суык тауларның берсе һәм Төньяк Американың иң югары ноктасы булып исәпләнә.

Искәндәр Шәфигуллин сүзләренчә, Татарстан флагы әлеге урынга беренче тапкыр алып менелә. Ул, шулай ук, бу югары ноктага менгән беренче татар кешесе булуын да фаразлый.

«Тауга менү бик авыр. Елына бары тик 500 кеше генә бу ноктага менеп җитә», – дип сөйләгән Искәндәр «ТНВ» хәбәрчесенә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100