Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар дальнобойщигы Нәзим Галимов көйдермичә генә шашлык пешерергә өйрәтә

news_top_970_100
Татар дальнобойщигы Нәзим Галимов көйдермичә генә шашлык пешерергә өйрәтә
Фото социаль челтәрдән

Татар блогеры  Нәзим Галимов социаль челтәрдә көйдермичә генә шашлык пешерергә өйрәткән. Ул шашлык пешерә торган җайланмага фольга җәйгән, аннары итне тезгәч тә өстенә дә шуны ук ябып куйган.

Шашлык пешерүчеләр икегә бүленгән. Кемдер бу лайфхакны кулланып карарга булган, икенчеләре исә бу яңалыкны «кабул итмәгән».

«Элек көймәсен өчен күмергә бер кап тоз сибә идек. Ә фольга белән бик яхшы ысул бит ул. Янмасын, көймәсен дип куркып тормыйсың, ахырдан кызартып алырга була», 

«Ә пешкәнен каян беләсең?» - дип аптыраучыга: «Ачып карыйсың», - дип җавап биргән блогер.

«Фольганың зыяны бик күп бит. Файдалы ысул дип күрмим. Мин моны гомер буе пешекче булып эшләгән кеше буларак язам», - диючегә: «Димәк, сезне дөрес пешерергә өйрәтмәгәннәр», – дип шаярткан Нәзим. Ә икенче берәү: «Көйгән ит тә файдага түгел инде», – дип язган.

«Без шашлыкны башта кыздырабыз, аннары фольгага төреп, пешереп алабыз. Вәт тәмле була, пешереп карагыз», - диючегә: «Бер кыздырган итне сеткадан кубарып, тагын фольгага төреп быкырдаганчы, болай эшләү җайлырак та, чистарак та түгелме соң?» - дип җавап язган блогер.

«Төтен исе сеңәме соң?» – дип кызыксынган бер гурман.

«Фольга иткә ябышмасын өчен үсемлек мае белән майларга кирәк», – дип тә киңәш бирүче бар.

«Нәзим, шашлык пешкән арада матур гармуныңда уйнап торырга да була», - дип язучы белән блогер үзе дә килешкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100