Татар дәүләт филармониясе бинасын 180 градуска борырга җыеналар: эшләр 86 миллион сумга бәяләнә
Быел Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасын яңартуның дүртенче, соңгы этабын башкару күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында әлеге учреждениенең директоры Кадим Нуруллин әйтте.
"Без объектларны эшләргә күптән керештек. Безнең проектта фасадларны реставрацияләү турында гына сүз барды: колер сайлау (фасадларның төсләрен туры китерү), башлангыч керү юлларын төзү (ишегалды яныннан), түбәләр, су үткәргеч торбалар. Ул чагында керү ягын үзгәртмәдек, ахырга калдырдык", - дип аңлатты Светлана Мамлеева. ТР төзелеш Министрлыгы агентлыгының матбугат хезмәтендә филармония бинасын яктырту өчен ведомствоара килешүләр узды,- дип хәбәр итәләр.
Филармониядә әлеге юнәлеш буенча монтаж эшләре тәмамланган. Якынча бер айдан яктырткычларны тоташтырачаклар. Моннан тыш, бинада кайбер административ һәм грим булмәләренә ремонт ясалган.
- Без башлаган эшләрне ахырына җиткерергә телибез. Дүртенче этапта реконструкция эшләре 86 миллион сумга бәяләнә. Мәдәният министрлыгына, республика Хөкүмәтенә барысы хакында да җиткердек инде. Быел башкарып чыгарбыз дип уйлыйм, - диде Кадим Нуруллин.
Сүз уңаеннан, бина Сергей Киров исемендәге синтетик Каучук заводының мәдәният сарае буларак 1955 елда РСФСР ның атказанган архитекторы Павел Саначин һәм Георгий Солдатов проектлары буенча эшләнгән. Ул совет ампиры стилендә, классицизм һәм ар-деконы берләштергән. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәуләт филармониясенә бина 2000 елның 18 ноябрендә тапшырылган.
Бинаның сыйдырышлылыгын арттыру өчен төзекләндерү проекты нигезендә эчке ишегалды белән «п» рәвешендәге корылманы тоташтырырга, яңа фойе булдырырга һәм бирегә урам яктагы ишекне күчерергә тәкъдим ителә. Ул чагында тамашачылар филармониягә хәзерге кебек Павлюхин урамы ягыннан түгел, ә капма-каршы яктан керәчәк.«Ул чагында танылган музыкантларның күп кенә бюстларын һәм һәйкәлләрен аллеяларда урнаштырып булыр иде", - диде филармония директоры. Проектта үзәк аллея паркында фонтан урнаштыру күздә тотыла. Республика программасы кураторы, парклар һәм скверларны төзеләндерү буенча ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сүзләренчә, халык өчен фонтан бүгенге көнгә кадәр матурлыкның иң гүзәл үрнәге булып тора.
Моннан тыш, конструкциядәге үзгәрешләр филармониянең бүгенге мәйданын башкача оештырырга, әйтик, балкондагы урыннарны 140ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Реконструкция эшләре төгәлләнгәннән соң, тамаша залындагы урыннар саны 750гә җитәчәк. "Фойе, тамашачылар өчен буфет, кинотеатр да урнаштырырга телибез. Анда туры трансляция аша төрле илләрдән балет, опера, спектакль, концертлар курсәтергә планлаштырабыз. Зур коллективлар чыгыш ясарга килсә, күпләре автобусларда киенергә мәҗбүр булалар иде. Проектны тормышка ашырганнан соң 5 грим бүлмәсе булачак. Артистлар, сәхнәгә күренмичә генә, операторлар, ут яктыртучылар янына йөри алачак",- дип ачыклык кертте филармония директоры. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова зур реставрацияләү турында әле сөйләргә иртә, карарны республика хөкүмәте кабул итәчәген әйтте.