«Татар чыдый, татар түзә...»: Татарлар Россиянең иң чыдам халыклары исемлегенә кергән
РБК хәбәр итүенчә, татарлар – Россиянең иң түзем, иң чыдам халыкларының берсе. ДНК-тестлар уздыра торган «Genotek» ширкәте тикшеренү уздырган дип яза сайт.
«Чыдамлык коэффиценты» иң югары булган халыклар – бурятлар. Саннар буенча караганда, бу болай:
- Бурятлар (31,87%)
- Карачәйлар һәм балкарлар (29,09%)
- Кореялылар (27,06%)
- Якутлар (23,08%)
- Чувашлар (22,63%)
- Дагыстанлылар (19,67%)
- Татарлар (19,2%)
- Башкортлар (17,58%)
- Осетиннар (16,67%)
- Көньяк руслары (16,45%)
- Удмуртлар (16,44%)
- Төньяк руслары (15,98%)
- Украиннар (15,79%)
- Руслар (15,74%)
- Чеченнар (15,08%)
- Белоруслар (14,43%)
- Тау яһүдләре (14,29%)
- Әрмәннәр (12,16%)
- Ашкеназ яһүдләре (8,7%)
- Азәрбайҗаннар. (5,66%).
Тикшеренүдә 166 меңнән артык Россия кешесенең ДНК-сы анализланган. Галимнәр чыдамлыкка бәйле ACE һәм ACTN3 геннарын өйрәнгән. Бу геннар профессиональ спортчыларда, мәсәлән, чаңгычыларда, йөгерүчеләрдә һәм велосипедчыларда еш очрый, диелә сайтта.
«Genotek» ширкәтенең фәнни эшләр буенча директоры Александр Ракитько әйтүенчә, генетикадан тыш, чыдам булуга спорт белән шөгыльләнү, туклану һәм гомумән тормыш рәвеше дә зур йогынты ясый.
Бу тикшеренүнең фәнни нигезләренә шикләнеп караучылар да бар икән, мәсәлән, РАН әгъза-корреспонденты Егор Прохорчук, геннарны өйрәнеп кенә моны билгеләп булмый, дигән.
Бу саннарга карап, Лилия Гыйбадуллинаның «Татар чыдый, татар түзә, Колачы киң – күкләре тар» дигән сүзләрен әйтәсе генә кала.