news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар бугазында ике самолет бәрелешкән

Татар бугазында ике самолет бәрелешкән

news_top
Татар бугазында ике самолет бәрелешкән

Ерак Көнчыгышта, Хабаровск өлкәсе белән Сахалин утравы арасындагы Татар бугазында ике хәрби самолет - Су-34 бәрелешкән, дип хәбәр итә Саклану министрлыгы. 

Самолетларда сугыш комплектлары - ракета-бомбалар булмаган. Самолетның экипажы ике кешедән (очучы һәм штурман) тора. Алар хәрби өйрәнүләр үткәргән вакытта бәрелешкән. Бер очучы коткару системасы - катапульта ярдәмендә самолеттан сикерә алган. Коткару операциясе барышында аны коткарганнар. 

Ике кешенең мәетен тапканнар. Тагын берсен эзлиләр. 

Җинаять эше кузгатылган. Хәрби өйрәнүләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуда гаеплеләр ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар