Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогерыннан баклажанлы салат рецепты

news_top_970_100
Татар блогерыннан баклажанлы салат рецепты
Фото: Айгөл Тимернең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар блогеры Айгөл Тимер социаль челтәрдәге сәхифәсендә баклажанлы салат рецептын тәкъдим иткән.

«Монда барысы да җиңел, бары тик баклажанны кыздыру гына вакытны алачак. Баклажанның кабыгын чистартып, уртача кисәкләргә турыйсыз (бик вак итмәгез). Аннан өстенә тоз сибеп, 15 минутлап көтегез, әчесен шулай чыгара, диләр. Шуннан соң мин суда чайкап алам да салфеткада корытам. Диаметры кечкенәрәк савытта майны кыздырырга куям, баклажанны кукуруз крахмалы белән бутыйм (кетердәп торачак).

Баклажанны төсе килгәнче кыздырып алам, маен сеңдерер өчен салфеткага алып куям. Баклажан әзер. Шушы баклажаннан төрле салатлар ясый аласыз.

Иң җиңел салат: баклажан, соус чили, кинза, помидор (булмаса да ярый), руккола, эремчекле сыр, бальзамик соус.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100