news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар блогерына операция булган: «Нәрсә сөйләгәнемне хәтерләмим»

news_top
Татар блогерына операция булган: «Нәрсә сөйләгәнемне хәтерләмим»
Фото: Илназ Габидуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Миңа беренче тапкыр наркоз белән йоклатып ясала торган операция була. Бик борчылам», – дип куркуга салды язылучыларын «Кызык-мызык» сәхифәсен алып баручы татар блогеры Илназ Габидуллин.

Блогер – блогер инде… Ул йоклап киткәнче язылучылары белән элемтәдә булган.

«Операция ясау бүлмәсенә кереп яттым, катетер куйдылар. «Мин бит сезне беләм, әмма мин сезгә язылмаган», – диде анда эшләүче бер кыз. Катетер аша наркоз җибәрделәр. Ике тапкыр йөткереп калганны хәтерлим, башка берни белмим. Палатада уянып киттем, күзне ачып йомдым да аннары тагын йоклап киткәнмен.

Менә бу видеоны 12.30 сәгатьтә төшергәнмен. Әмма аны төшергәнне, нәрсә сөйләгәнемне шулай ук берни хәтерләмим. Бу – наркоз шулай итәме соң?» – дип язган ул.

«Мин әле наркоздан айнып киләм. Борынга операция ясаттым. Борын бүлгесе кәкре иде, зигзаг сыман. Борын берничә ел суламый иде. Рәхмәт, изге теләкләр өчен, догалар укып торганга. Әлегә хәлем шундыйрак», – диде блогер видеода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар