Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры әтисенең туган көненә бер кәстрүл «салкын пилмән» бүләк иткән

Фирүзә Мансурова 3Д торт ясаган, ул кәстрүл формасында һәм өстенә пилмән куелган.

news_top_970_100
Татар блогеры әтисенең туган көненә бер кәстрүл «салкын пилмән» бүләк иткән
https://vk.com/firyuza_tatarochka

Танылган аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинованың сеңлесе төрле тортлар пешерә. Бу юлы ул әтисенең туган көненә кәстрүл формасында 3Д торт пешергән, пилмәннәре дә бар.

Алар өч бертуган кыз гаиләләре белән әтиләрен туган көне белән котларга авылга кайткан.

«Сине көтеп пилмән суынып бетте инде», — дип ишектән торт белән каршы ала кызлары әтиләрен. «И, җылытып алырбыз аны», — ди әтисе шаяртып.

Фирүзәнең битен күзәтеп баручылар аның фантазиясе бай булуына, тортның, чыннан да, кәстрүлгә охшавына, ә аның киселешен күреп, авызларына су килүе турында язып калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100