Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры “Татар-малай” бер центнерга якынлаша

Халык бу тазаруның сәбәбен дә ачыкларга өлгергән.

news_top_970_100
Татар блогеры “Татар-малай” бер центнерга якынлаша

Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов 5 ел эчендә ничә килога ябыкканы һәм яңадан тазарганы турында Инстаграмда фотоколлаж урнаштырган.

2013 елда ул 102 кило авырлыкта булган, 2015тә 29 килога ябыккан, ә быел аның тән авырлыгы тагын центнерга якынаеп килә.

Халык аның тазару сәбәбен өйләнүендә күрә: сөйгән яры тәмле ашатканда, нинди дөрес туклану булсын инде, дип язалар. Йортка хатын алып кайту килешкән, имеш.

Комментаторлар Ринатка шелтә дә белдерә, блогерны яклап та чыга:

 “Ник фитнес белән шөгыльләнмисең?!”

“120не бас!”

“Ринат, болай булмый, әйдә кимет авырлыгыңны. Уртадагы фотода – чын Аполлон!”

“Ужас! Хатын-кызда гына корсак була, бу ни бу?!”

“Кеше гармун түгел, үзеңне ничек бар, шулай яратырга кирәк. Буген ябыгу, иртәгә тазару дөрес түгелдер ул?”

“Татар-малай” үзе бу фотоколлажны “С – стабильлек” дип атаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100