Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Рәфис Атаказ ярдәм сорый

news_top_970_100
Татар блогеры Рәфис Атаказ ярдәм сорый
"Татар-информ" архивы

Татар блогеры Рәфис Атаказ еш кына сеңлесе Рәмзиядә кунакта була. «Кунак» дигән сүз шартлы рәвештә генә бугай, ул анда җир җимертеп эшли, әле ашарга пешерә, токмач та кисә һ.б. эшләр белән дә мәшгуль була. Сеңлесе обойны ябыштырып бетерергә кушып та чыгып китә. Блогер ул видеолар белән уртаклашып тора.

«Сәлам. Бу тагын мин әле. Бүген сүз ырым-шырымнар турында. Кеше өендә шуны, моны эшләргә ярамый, идән себерергә һәм юарга, пычак кайрарга, тырнак кисәргә ярамый, дигән ырым-шырымнар ишеткәнем бар. Сезнең ниндине ишеткәнегез бар? Сезнеңчә, кеше өендә нәрсә эшләргә ярамый?

Мин андый әйберләргә ышанмыйм, чөнки буш, кирәкмәгән әйбер, дип уйлыйм. Әмма алар бар! Кайвакыт бик кирәк тә кебек. Безнең Рәмзиягә ул «непочем». Менә мин аларга кайтсам, идән дә юам, пычак та кайрыйм, кер дә юам, каз-тавык та ашатам, тирес тә чыгарам. Шуңа кагылышлы берәр ырым-шырым юкмы икән? Кеше өендә эшләргә ярамый, дигән нәрсә әйтеп булмый микән аңа? Мин сеңелләргә баргач бөтен эшне эшлим, анда «эшләргә ярамый» дигән ырым-шырым эшләми. Бер фильмдагы кебек, «помогите», – дип сөйли Рәфис Атаказ, бик җитди йөз ясап.

«Бөтен эшләрне дә эшләргә ярый ярдәм итеп. Ә менә «тырнак кисәргә ярамый» дип әйтә иде әбием»; 

«Рәмзия, Рәфисне эшләтмә, кеше өендә эшләргә ярамый, ди ырым»;

«Кеше өендә кунак икәнеңне онытырга ярамый»;

«Аена бер сәгатькә кереп чыксаң гына эшләргә ярамый. Еш килсәң, даими эшләп ашарга, ди»;

«Сеңлеңә кайтып булышу – үзе күңелгә рәхәтлек бирә торган савап»;

«Рәфис, мин сиңа сокланам. Токмач кискәндә сине искә алам, нечкә кисәсең, ә мин калын кисәм шул», – дип фикерләрен калдырган язылучылар.

Блогерның виртуаль дуслары Рәфис белән сеңлесенең дус-тату яшәүләренә дә соклану белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100