news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Исмегөл ападан кышка борщ әзерләү рецепты

Кышын ашка салып җибәрергә бик җайлы булачак.

news_top
Татар блогеры Исмегөл ападан кышка борщ әзерләү рецепты
https://www.instagram.com/ismegull/

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче татар блогеры Исмегөл ападан кышка борщ рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 2 кг чөгендер, 2 кг помидор, 1 кг суган, 1 кг кишер, 1 кг кәбестә, 1 зур болгар борычы, 1 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 лавр яфрагы, 10 данә кара борыч, 2-3 аш кашыгы сыек май, 9 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Кишер, чогендерне угычтан уарга, помидор, суган, кәбестә, болгар борычын саламлап турарга, сарымсакны кыскыч аша чыгарырга да, тоз, шикәр комы салып 40 минутка калдырырга, болгатып алырга. Аннары сыек май салып, кайнап чыккач, 20 минут кайнатырга, аш серкәсе салып тагы 5 минут кайнатырга да стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән каплап, төреп куярга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар