news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Исмөгөл ападан борынгы рецепт - солы кесәле

Әзер кесәлне сөткә манып ашыйлар.

news_top
Татар блогеры Исмөгөл ападан борынгы рецепт - солы кесәле
https://www.instagram.com/ismegull/

«Мин кечкенә чакта, ә бу 1960-65 елларда әнинең бу кесәлне ясаганын хәтерлим. Әмма рецепты сакланмаган. 86 яшьлек әби искә төшерде бу рецептны», — дип яза Исмегөл апа.

Ингредиентлар: 1,5 литр су, 7 стакан солы ярмасы (геркулес), бераз тоз, шикәр комы, чүпрә («Люкс» чүпрәсенең 1/6 өлешен салырга).

Суга чүпрә, солы ярмасы салып, бик яхшылап болгатырга да өстен тастымал белән каплап куярга. Үткән барганда гел болгатып торырга кирәк, солы ярмасы ярмасы җебеп бетергә тиеш. Аннары бу катнашманы тәулек ярым өйдә тотарга кирәк. Кесәл әчерәк кирәк булса, 2 тәүлек торгызырга кирәк.

Аннан соң алып, бик яхшылап ике кат марля аша сөзәргә. Сөзеп алган сыекчаны утка куеп алырга, кайный башлап манныйдан куерак булгач, (ныгытып куера башлагач) савытка салырга һәм суынгач суыткычка куярга.

Әзер кесәлне сөткә манып ашыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар