Татар блогеры Илназ Габидуллиннан (Кызык-мызык) кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: ләвәш, йомырка, петрушка, сыр, каймак.
Пешкән йомырка белән каты сырны угычтан чыгарырга, петрушканы вак итеп турарга, каймак яки майонез салып болгатырга.
Әзер ләвәшкә эчлек салып рулет итеп төрергә һәм үсемлек маенда ике ягын да кыздырып алырга.
«Иң туклыклы һәм җайлы пешерелә торган кабымлык», – дип тәкъдим иткән блогер.