Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Гөлнара ирен махсус хәрби операциягә озаткан

news_top_970_100
Татар блогеры Гөлнара ирен махсус хәрби операциягә озаткан
Гөлнараның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Гөлнара ирен махсус хәрби операциягә озаткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Сезнең янга мин елмаеп чыгам, ә эчемдә… Бер атнадан мин җыелып бетәрмен һәм яңа рецептлар төшерә башлармын», – дип вәгъдә итә ул.

Гөлнара сәхифәсен күзәтеп баручыларның «күпмегә китте» дигән соравына да җавап биргән.

«Миңа 2 айга диде, аннары өч ай диде… Әле ул алты ай да булырга мөмкин. Мин ияләшкән инде, хәрбиләрнең хатыннары мине аңлар. Кайчан кайтса да, исән-сау гына кайтсын», – дип язган блогер.

«Башка җибәрмәссең инде иреңне» дип язучыларга Гөлнара болай дип җавап биргән:

«Мин аны җибәрмим, миннән тормыйм. Шушы хәл башлангач күпләре эштән китте. Мин аларны аңламыйм. Шундый вакытта качып беттеләр. Аларның эшләре шул бит, аларны әзерлиләр. Бу хәлгә кадәр алар бит рәхәттә яшәделәр, эштән фатирлар алдылар.

Алар башыннан ук шунда булды. Минем матурыма әйтеп караганым булды, чөнки бик курка идем. Ул миңа бер генә тапкыр «юк, бу теманы башка сөйләшмибез» дип әйтте. Мин нык горурланам алар белән!».

Ул олы кызы Самираның «әтисе кызы» булуын, ә кечкенә Диананың әле аңлап бетермәве турында да язган. Ул шулай ук ире белән язышуларын да куйган.

«Без сине яратабыз», – дип язган иренә блогер.

«Мин дә сезне яратам! Яхшы көннәр сезгә», – дип теләгән ире.

«Әти, хәерле иртә! Хәлләрең ничек? Безнең барысы да яхшы булачак. Авыртма! Мин яратам сине, әти», – дип тавыш белән яздырган кызы.

Блогерның сәхифәсен күзәтүчеләр Гөлнараның иренә исән-сау, тизрәк гаиләсенә әйләнеп кайтуын теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100