Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Фәгыйлә Шакировадан җиңелчә пешерелә торган «Кош теле» рецепты – видео

Татар блогеры, журналист Фәгыйлә Шакирова ураза вакытында ифтарларга җиңелчә генә әзерләнә торган «Кош теле» рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татар блогеры Фәгыйлә Шакировадан җиңелчә пешерелә торган «Кош теле» рецепты – видео
Видеодан скриншот

«Кош теле»н пешерү өчен кирәк була: ¼ бал кашыгы тоз, 1 йомырка, он, көнбагыш мае.

  1. Эш барышы: йомырканы сытып салабыз, тоз, он өстибез һәм камыр формасына кадәр җиткерәбез. Йомшак камырны куна тактасында басабыз, соңрак юка итеп җәябез.
  2. Камырны җәйгәннән соң, ромб формасында пычак белән кисеп чыгабыз.
  3. Газ плитәсенә кәстрүл куябыз һәм күп итеп көнбагыш маен салабыз. Көнбагыш мае кайнап чыгарга тиеш.
  4. Кайнап чыкканнан соң, камыр кисәкләрен кәстрүлгә салабыз, бераз торганнан соң әйләндерәбез. Пешкән төс чыгуга кош телен кәстрүлдән алабыз. Калган камыр кисәкләрен дә шул рәвешле майга салабыз һәм аерым тәлинкәгә сала барабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 апрель 2022
    Исемсез
    Шэп!❤️🙏🌺🙏❤️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100