Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Фәгыйлә Шакировадан җиңелчә әзерләнә торган «Әнием җәймәсе» – видео

Ураза ае башланды. Эшкә йөргәч, ашарга әзерләү җиңел түгел, кичке аш әзерләргә дә вакыт табарга кирәк. Татар блогеры, журналист Фәгыйлә Шакирова җиңелчә генә пешерелә торган җәймә рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татар блогеры Фәгыйлә Шакировадан җиңелчә әзерләнә торган «Әнием җәймәсе» – видео
Видеодан скриншот

«Әнием җәймәсе»н пешерү өчен кирәк була: он, 1 аш кашыгы шикәр, ¼ бал кашыгы тоз, ¼ бал кашыгы чәй содасы, 2 йомырка, көнбагыш мае, 3 аш кашыгы 15 процентлы каймак (сметана) һәм 200 г кефир.

Эш барышы:

  1. Камыр әзерлибез. 2 йомырканы сытып салабыз, шикәр, тоз, чәй содасын һәм каймак һәм кефир салабыз. Барысын бергә бер массага җиткәнче болгатабыз. Йомшак камыр килеп чыкканчыга кадәр он салып, болгата барабыз.
  2. Камыр басабыз. Камыр әзер булгач, камырдан алты җәймә чыгарлык итеп пычак белән кисәкләргә бүлеп чыгабыз. Җәймәләрне җәябез. Артык оннарны кою өчен, кулдан-кулга күчерәбез.
  3. Бу арада табаны газ плитәсенә куеп, җылыта торабыз. Таба җылынгач, табаны көнбагыш мае белән майлыйбыз. Җәймә яхшы пешсен өчен майны күбрәк салырга киңәш ителә.
  4. Җәймәне табага салабыз. Җәймәнең төбе кызаргач, икенче ягына әйләндерәбез. Шулай ук икенче ягы да кызаргач, тәлинкәгә алып куябыз.
  5. Калган җәймәләрне дә шул рәвешле майда кыздырабыз. Май азайган саен, чама белән өсти торырга кирәк. Май һәрчак бер чамада булырга тиеш.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2022
    Исемсез
    Рәхмәт зур! Авыздан сулар килде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100