Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Дориана Кеназ: “Тату ясатканыма үкенәм”

Дориана Кеназ нигы белән танылган блогер кыз Гөлдария Гыйззәтуллина татуировкага карата инстаграм битендә үз фикерен әйткән. Блогер, күп еллар үткәннән соң, чиста тәнле кеше калмаячагын күз алдына китерә һәм... Дәвамын сез дә укыгыз.

news_top_970_100
Татар блогеры Дориана Кеназ: “Тату ясатканыма үкенәм”

“Тату ясатканыма үкенәмме? Әйе, үкенәм!

Рәсемнәрне тәнгә ясаткач, алар минем үзенчәлегемне ассызыклар дип уйладым. Беренче татуировкамны мин 11 класстан соң ясатып карадым, аннары минем тагын ясатасым килде.

Театраль факультетның 3 курсында укыганда төркемебез белән “Кәлтә” спектаклен куйдык, без анда төрле кабиләдән булган кешеләрне уйнадык. Бер-беребезгә образлар һәм костюмнар уйлап тапканда, тәннәребезгә этник грим салдылар һәм мин аркама ясалган рәсемгә гашыйк булдым! Ул түгәрәк формасындагы саклый торган полинейзия маскасы иде. Шулвакыт, минем эчке тавышым: “Бу – минеке!” - диде.

Репитиция вакытында мин әниемә яңадан тату ясарга теләгәнемне әйттем. Әнием замана кешесе, шуңа да бу яңалыкны бик тыныч кабул итте. Бәлки, ул мине кире күндерергә тырышудан файда юк дип уйлагандыр. Ул масканың эскизына карады да, агрессия тудырмый торган рәсем ясарга киңәш итте. Без аның белән бергәләп хатын-кыз холкына туры килә торган тату таптык.

Беренче тату авыртмады да диярлек, ә икенчесен ясатканда чәнчегән кебек, әйтерсең, мең бетчәмне сыттылар! Татуны тәнгә ясадылар, барысы да искиткеч, мин канәгать! Тату буенча һәрдаим мактау сүзләре ишетә башладым, тик... бер хәл булды.

Җәй, пляж... Минем тирәмдә коену киемнәрендә йөзләгән кеше йөри һәм бөтенесендә диярлек татуировкалар бар! Төрле тән төзелешләре, төрле йөзләр. Наколкалар белән әниләр һәм әбиләр йөри, кулларында сыра. Минем эчемдәге мохит ниндидер бер апокалипсиска әйләнде. Бар кешедә дә җирәнгеч сорылы-яшелле татуировкалар бар. Күп еллар үткәннән соң, чиста тәнле кеше калмаячагын күз алдыма китердем. Тату ясаткан кешеләргә кырыйдан карап, бернинди дә уңай хис-кичерешләр тоймадым.

Бу әле ярты гына бәла иде... Концерт буласы көнне миңа үземнең иң яраткан ачык күлмәгемне кияргә кирәк иде. Көзгегә җилкәм белән борылып карасам... үземнең назлы аркамда бер дә “назлы булмаган” тату күрәм... Әйе... Нәрсә эшләдем мин?

Бу көннән башлап барлык татуларымны бетерергә планлаштырам.

Һәр кешенең үз тәҗрибәсе бар, һәркемнең дә үз гамәлләре һәм хаталары булырга тиеш. Мин тату ясатуны уңай да, тискәре дә кабул итмим. Үзенчәлегегезне ассызыклар өчен башта үзегезне яхшырак белегез, бәлки, җаныгызга табигыйлек күбрәк ошар?”, - дигән Дориана.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Жалею ли я о своих татуировках? Да,жалею! Когда я наносила эти рисунки,я думала о том,что они подчеркнут мою индивидуальность.Первую татуировку я сделала после 11 класса,потом мне захотелось еще. На 3 курсе театрального факультета мы с курсом ставили спектакль "Ящерица" где играли людей из двух разных племен.Когда мы подбирали друг другу образы и костюмы,нам нанесли этнический грим и я буквально влюбилась в рисунок на своей спине.Эта была огромная полинезийская защитная маска в форме круга.Тогда что-то внутри меня ёкнуло и сказало "Это моё!" Во время репетиции спектакля я рассказала маме о том,что снова хочу сделать тату. Мама у меня очень современная,поэтому она отнеслась к этому спокойно, а может она понимала, что отговаривать меня будет бесполезно.Она посмотрела на эскиз этой маски и посоветовала нанести хотя бы что-то менее агрессивное и мы с ней вместе нашли такую же маску,но женского характера. Первая наколка по боли была даже приятной,а вторую как будто не калоли,а выдавливали тысячу болючих прыщей! Тату нанесли.Все прекрасно,я довольна!Постоянно стала слышать комплименты по поводу тату. Пока не произошло вот что... Лето.Пляж... Вокруг меня сотни людей в купальниках.Почти у всех я замечаю татуировки.У всех! Разные телосложения,лица, мамы с наколками и с пивом в руках, бабули с тату ,что-то кричащие внукам.Атмосфера отдыха внутри меня перешла в какой-то апокалипсис...У всех были какие-то вызывающие отвращение серо-зеленые татуировки. Представила,что через много лет вообще не останется человека с чистым телом. Тогда, посмотрев на людей с тату со стороны, никаких положительных чувств я не испытала. Но это было пол беды... Предстоял концерт и мне нужно было надеть свое любимое,светлое и открытое платье.Выглядело эффектно и привлекательно, но тут.....поворачиваюсь к зеркалу плечом...и вижу на своей нежной спине,совсем не нежное тату...мда... Что я наделала???? С этого дня планирую все свести... Нет,у каждого свой опыт,у каждого должны быть свои поступки и жизненные ошибки, и я не за и не против тату,просто перед тем как подчеркнуть свою индивидуальность, ,узнайте себя получше,вдруг окажется, что вашей душе больше нравится естественность.

Публикация от Doriana Kenaz (@doriana_kenaz)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100