news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Айгөл Тимердән яшел суган һәм йомырка коймагы

«Пешереп карарга катгый киңәш итәм, чөнки телне йотарлык чыга», — дип киңәш итә блогер.

news_top
Татар блогеры Айгөл Тимердән яшел суган һәм йомырка коймагы
https://www.instagram.com/aygul_timer_/

Ингредиентлар: 2 чи йомырка, 2 пешкән йомырка, 200 гр кефир, 150 гр чамасы сыр, бер бәйләм яшел суган, 150 грамм чамасы он (яки дөге оны), сода, тоз.

Сырны һәм пешкән йомырканы эре угычтан уарга, яшел суганны турарга.

Ингредиентларны бергә салып болгатырга һәм коймакларны майлы табада ике ягын да кыздырырга.

«Видео башында һәм табада пешә торган коймак икесе ике төрле. Беренче партия бик матур чыкмый дип онын күбрәк салдым. Тәме арасында җир белән күк аермасы! Беренче партия авызда эри торган, бик тәмле булып чыкты. Икенчесе — тәмле булса да, корырак! Шуңа артык куе итмәгез камырны» - ди блогер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар